Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:21

Лос Анжелеска икенче тапкыр күченеп килгәч, Нурислам укый торган мәктәптә яулыклы хатыннар абайладым. Дәресләр бетүгә ата-ана мәктәпкә баласын алырга килә, бу хатыннар да гел бергә, бер тирәдә утырып гәп сата. Сез кем ул, кайсы як мөселманнары, дип барып бәйләнеп булмый, шулай да җае туры килгәч, танышып киттек. Төрек гаиләләре булып чыкты.

Америкада халык яхшы мәктәп тирәсендә кыйбат булса да фатир арендалап, күченеп йөри шулай. Әйтик, балалары башлангыч мәктәпне бетерү белән әлеге гаиләләр яхшы мәктәп эзләп, икенче шәһәргә дә күченеп китүләре мөмкин.

Көз иде, шимбә көннәрендә эшли торган ислам мәктәбенә дә кодалый башладылар. Шулай итеп, Нурислам әлеге мәктәпкә ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәнеп ике ел йөреде. Былтыр гына спортка китеп, бер ел укуын калдырса да, быел яңадан шул мәктәпкә язылдык, киләсе атнадан шимбә саен төрек балалары белән мәктәпкә йөри башлаячак, быел төрек телен дә өйрәтәчәкләр.

Бала төрек мәктәбенә киткәч, алар уздырган барлык чараларга да йөри башладык, төрек гаиләләре белән таныштык, дуслаштык. Очрашуларда төрек кәһвәсе, төрек ризыклары пешерү серләрен ачалар. Гадәттә, төрек хатыннары эшләми, балаларын карыйлар. Ирләр эштә, без бергәләп очрашып, балаларны бергә уйнатабыз, үзебез аралашабыз, термос белән чәйләр алып чыксак, паркта утырып чәй эчеп алабыз.

Аралаша башлагач, бер йолаларына башта бик аптыраган идем: алар иртәнге ашка кунакка чакыра. Баштарак ничек барырга аптырый идем. Бездә бит Винни Пухтан башка кеше иртән кунакка йөрми. Хәзер әлеге йоланың ни кадәр уйланылган икәненә инандым. Иртәнге аш бит гади була, әллә ни күп әйбер әзерләмисең, катлаулы ризык пешермисең. Йомырка, бәрәңге, тост, зәйтүн, ак сыр, ипи – тагын ни кирәк? Яшелчә-җимеш. Һәм бик күп чәй. Чөнки иртән ирләрен эшкә озатып, хатыннар иркенләп утырмага килә. Балалар бергәләп уйный, мәш килә, хатыннар сөйләшә-сөйләшә чәй эчә, кайвакыт Коръән укыйлар, вәгазь сөйлиләр. Ничә чәйнек чәй эчелгәнен санаган кеше юк. Төшкә кадәр шулай утырып, таралыша хатыннар. Атна буена хатыннар үзләре генә кунакка йөрсә, атна ахрына гаилә белән дәшүләре дә мөмкин. Бу очракта еш кына ике өстәл әзерләнә, монда гадәттә, ирләр бакчада, хатыннар өйдә утыра. Мине дә чакыралар, үзем дә шулай иртәнге чәйгә дәшәм.

Бу атна башында күптән күрешмәгән танышымны, Нурисламның элеккке мәктәбендә беренче танышкан Җәмиләне һәм Асуманны чакырдым. Без дә озаклап иртәнге аш ашадык, чәйләр эчтек, хәтта кәһвә белән дә сыйландык. Инде сөйләшеп кенә утырабыз, әлеге вакытта дәваханәдә яткан бер танышыбыз турында сүз чыкты. Кичә генә малай тапкан икән Фатимабыз, баласын ярып алганнар. Ә менә төнгә иренә янында калырга рөхсәт итмәгәннәр. Яңа туган бәбие белән Фатима палатада ялгызы гына икән. Бу кадәр гаделсезлеккә хатыннар ах итте, ух итте. Җәмилә яшькә бераз зуррак, ул башкачарак уйлый күрәсең – бәлки палатада берничә кеше ятадыр, шуңарга калдырмаганнардыр, бездәге хастаханәләрдә дә шулай иде бит, дип куйды. Мондый сүзгә Асуман гөлтләп кабынды – әйе, андый палаталар 60нчы елларда булгандыр, хәзер күптән юк.

Бу сөйләшүгә мин кушылмый гына тыңладым. Бездәге палаталарны, туалетларны, клизмаларны, корыга калдырып бала таптыруларын, караватка җәйгән җәймәләрне сөйлимме?

Монда Мәрйәмне тапкач, бер төн кундым һоспитальдә. Шул төн эчендә шәфкать туташларын күрә алмас дәрәҗәгә җиткәнем хәтердә. Чөнки төн буе өч сәгать саен кебек хәтердә калган, миңа кереп йокымнан уятып, температурамны үлчәп, авырту баса торган дару тәкъдим итеп, баланың хәлен сорашып, чыгып китә иделәр. Баланы имезеп салып үзең изрәп китүгә тагын уяталар. Көн дәвамында менюдан сайлап әйткән ризыклар белән өч тапкыр ашаттылар. Иртәгәсен иртән җыенып кайтып та киттек.

XS
SM
MD
LG