Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецки өлкәсендә марттан бирле 1500ләп кеше һәлак булган


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы хәбәр итүенчә, Украинаның Донецки өлкәсендә 13 мартта башланган бәрелешләрдә мең ярымлап кеше, шул санда 21 бала һәлак булган.

Оешма вәкилләре бу санны Донецки моргына сәфәрләр һәм мәхкәмә-медицина экспертизасы бүлеге башлыгы белән сөйләшүләргә нигезләнеп дәлилли. Һәлак булганнарның исемнәре һәм кайда җирләнгәннәре билгеле, диелгән оешма белдерүендә.

БМО 6 октябрьгә кадәр илнең көнчыгышында 3660 кеше һәлак булды, 8756 кеше яраланды, дип хәбәр иткән иде. Шулай ук аларның мәгълүматларына караганда, кораллы низагта барлыгы биш миллионлап кеше зыян күргән.

Бер ай элек Киев белән сепаратистлар арасында тынычлык килешүенә кул куелды, әмма тарафлар бер-берсен ул килешүне үтәмәүдә гаепләп килә.

XS
SM
MD
LG