Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

"Иң мөһиме – Хәтер көнен уздырырга кирәк"


Милли хәрәкәт җитәкчеләре быелгы Хәтер көнен 11 октябрьгә билгеләгән. Чаллы милли хәрәкәте активистлары моңа каршы түгел. "Иң мөһиме – Хәтер көнен уздырырга кирәк", диләр алар.

Без шушы Хәтер чарасы алдыннан бу юнәлештә беркадәр эшләр башкарган милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллинга, Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка мөрәҗәгать иттек. Беренче әңгәмәдәшебез – Зиннур Әһлиуллин.

– Зиннур әфәнде, иртәгә татар халкы Казанда Хәтер көненә җыйнала. Быелгы чара турында аерым фикерләрегез, карашыгыз бармы? Үзегез дә Хәтер көнендә катнашырга ниятлисезме?

– Хәтер көнен без 1988 елдан бирле бернинди һава шартларына, төрле басымнарга карамастан үткәреп киләбез. Әлбәттә, 1990нчы еллардагы кебек меңләгән халык җыелмый. Хәзер инде берничә йөз кеше җыелса да бик яхшы. Чөнки каты режим урнашты, халык, шул исәптән зыялылар да нык куркытылды. Түрәләр дә бу чарага гел каршы килә. Алга таба Хәтер көнен уздыруга рөхсәт тә бирмәскә мөмкиннәр. Безнең бурыч – ничек кенә булмасын, Казанга барырга, Хәтер көнендә катнашырга. Биредә үзебезнең барлыкны, исән икәнлегебезне күрсәтү зарур. Шушы Хәтер көне белән булган чараларны яшь буынга да сеңдереп калдыру кирәк.

– Үзегез нинди юл белән Казанда узачак Хәтер көненә барасыз?

– Элек без Казанга автобуслар белән бара идек. Хәзерге шартларда күмәкләп барганда юлларда туктаталар, алга таба җибәрмиләр. Шуңа, кечкенә төркемнәр булып шәхси машиналарда барачакбыз.

– Хәтер көнен шушы октябрь аеның төрле көннәрендә уздыруга ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Быелгы Хәтер чарасы 11 октябрьгә билгеләнгән. Тагын оештыручыларны тәнкыйтьләүчеләр булачак инде?

– Иң мөһиме – Хәтер көнен үткәрергә кирәк. Берничә көн алдамы, арттамы, аның әһәмияте юк, бу очракта кайчан үткәрелүе зур роль уйнамый.

Алдагы әңгәмәдәшебез – Рәфис Кашапов, Чаллы ТИҮе рәисе, элекке елларда Казанда узган милли-сәяси чараларга халыкны автобусларда күпләп алып баруны оештырган шәхес.

– Рәфис әфәнде, бүгенге вазгыять Казанга халыкны алып барырга мөмкинлек бирәме?

– Аллага шөкер, без бу традицияне быел да бозмабыз дип торабыз. Үзем дә, Чаллы ТИҮе идарә әгъзалары бу эш белән шөгыльләнә. Инде иртәгәне көтмичә, бүген үк Казанга юл алучылар бар. Дөрес, күпчелек иртәгә иртән юлга чыгачак. Шулай ук Түбән Кама, Алабуга милли хәрәкәте, Аксакаллар шурасы, Иттифак фиркасе, Азатлык татар яшьләре берлеге, ТИҮ бүлекләре вәкилләре барырга тиешләр. Хәтер көнендә Чулман төбәге, Уфа, Казан калаларыннан гына халыкны көтмик. Без дәррәү күтәрелеп, зур күләмдә шушы чарада катнашырга тиешбез. Ни өчен? Чөнки бабаларыбыз 1552 елда дәүләтчелек өчен соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшкәннәр, шәһит киткәннәр. Без аларны искә алырга, алар рухына дога кылырга тиешбез. Шулай ук Хәтер көненә кырымтатарлар, башкорт, чуаш, мари, удмурт, Кавказ халыклары вәкилләре дә чакырулы. Иртәгә кайсы губернияләрдән, төбәкләрдән, чит илләрдән күпме халык килгәнен күрербез.

Рәфис Кашапов әңгәмә азагында сәламәтлеге какшау аркасында үзенең Казанга бару-бармау мәсьәләсенең дә ахыргача хәл ителмәгәнлеген белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG