Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мински футбол матчында "Лалалала"ны җырлаучылар җәзага тартыла


Мински уенында украин җанатарлары
Мински уенында украин җанатарлары

Белорус башкаласы Минскида мәхкәмә 12 украин һәм 12 белорус футбол җанатарына Путин турында мәгълүм “Лалалала” җырын башкарган өчен җәза билгеләде.

Җиде украин җанатары җиде тәүлеккә, берсе ун тәүлеккә сак астына алынды, тагын ике украин җанатарына 140 доллар, икесенә 100 доллар күләмендә штраф билгеләнде.

Мәхкәмә каршына баскан белорус җанатарларына да штраф җәзасы бирелә.

Барлыгы 14 Украина ватандашы һәм 11 Белорус ватандашы тоткарланган, 29 кешегә административ протокол төзелгән.

Евро-2016ның 9 октябрьдә Минскида узган квалификация уены барганда стадионда белорус җанатарлары бердәм рәвештә Украинага теләктәшлек белдереп торган. Беларус-Украина матчында алар "Украинага дан!" дип кычкырган, ә украин җанатарлары "Каһарманнарга дан!", "Яшәсен Беларус" дип җавап кайтарган.

Шулай ук Беларус җанатарлары украин инкыйлабы җырларын һәм Украина гимнын да башкарган. Өстәвенә украиннар белән беларуслар бер-беренә "Бергә һәм мәңгегә!" дигән шигарләр кычкырган.

Бу уенны карарга баручы украин җанатарларын Беларус чик сакчылары сәбәбен аңлатып тормый гына илгә кертмәгән иде. Җанатарлар моны Беларус хакимиятләренең язын украин футбол җанатарлары җырлый башлаган һәм хәзер инде бик күп илләрдә популяр һитка әверелгән Путин турындагы җыр башкарылудан куркуы белән аңлатты.

Ахыр чиктә Украина ягы җанатарларны Белоруска кертү турында килешүгә иреште һәм нәтиҗәдә ул җырны стадионда украиннар гына түгел, аларга кушылып белоруслар җырлады. Түбәндәге видеодан күренгәнчә, аны җырлаучылар берничә дистә генә булмаган.

Уен Украина файдасына 2-0 исәбе белән тәмамланды.

Сентябрь аенда Италиядә "Рома" такымы җанатарлары да футбол матчы вакытында Украинага теләктәшлек күрсәткән иде. Ул чакта Мәскәүдән килгән ЦСКА такымы җанатарлары итальяннарга төтен чыгаргыч таяклар ата башлагач, итальяннар Русиянең Украина суверенлыгына каршы гамәлләре белән дә тәртип бозуына ишарәләп "Украина! Украина!" дип кычкыры җавап кайтарды.

XS
SM
MD
LG