Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:42

11 октябрьдә Хәтер көне "Казан" милли-мәдәни үзәк янындагы Хөррият һәйкәле янында үтте. Радиобыз хәбәрчесе бу чарага 500ләп кешенең җыелганын белдерде. Хәтер көнендә Чуашстан, Мари Иле, Башкортстан, Татарстанның Казан, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән Татар иҗтимагый үзәге, милли оешмаларның вәкилләре, милләтпәрварлар катнашты.

Хәтер көнендә катнашучылар кулларына зур итеп кара тасмага "1552 – Татар! Онытма! Оныттырма!!!" дигән шигарь һәм 10 метрга биш метр зурлыгында Татарстан әләмен тоткан иде. Чарада Кырымтатар, Төркия, Украина, Чуашстан әләмнәре дә җилфердәде. "Татарлар! Безнең Фәүзияне яклап бердәм күтәрелик!", "2015 елда Фәүзия Бәйрәмова – Татарстан президенты!" дип язылган һәм башка язулар да бар иде.

Чыгыш ясаучылар милли проблемнарны күтәрде, соңгы вакытта иҗтимагый үзәк вәкилләрен эзәрлекләүләр, аларны мәхкәмләргә җәлеп итү, штрафларга тарту турында да сөйләделәр.

Мәйданда халык арасында Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Разил Вәлиев, Нәҗибә Сафина, Рафис Корбан, Илфак Ибраһимов, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла күренде. Ике ир үзара: "Язучылар килә,ә депутатлар кая? Сайлаулар узды, без кирәкмибез! Төкереп бирәләр милли хәрәкәткә", дип зарланып торганда, Разил Вәлиевны искә төшереп булса кирәк, аңардан сорау ала башладылар. "Ничек халык канын эчкән Вәгыйз Минһаҗевны шунда китертеп утырттыгыз? Оят түгелме? Ул бит татар авылларын төпкә утырткан кеше бит!" дип тезеп киттеләр. Җаваплылыкны үз өсләренә алырга теләмичә алар халык арасында юкка чыкты.

Матәм чарасын борынгы татар гаскәрие киеме кигән Наил Нәбиуллин алып барды. Хәтер көне алдыннан ул чарага дога кылыр өчен Татарстан диния нәзарәтеннән вәкил киләчәге хакында әйткән иде, әмма рәсми имамнар күренмәде. Хәтер көнендә Коръән сүрәләрен уку вазыйфасы Айрат Шакировка йөкләнде. Аны чарада бүгенге Кол Шәриф буларак тәкъдим иттеләр. Казанның барлык мәчетләрендә дә җомга намазында 1552 елда булган вакыйгалар турында вәгазьләр сөйләнде, шәһитләр рухына дога кылынды.

Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре шигарьләрсез генә Казан Кирмәненә кадәр барып, 1552 елда Казанны урыс гаскәрләре яулап алганда һәлак булучыларга дога кылырга ниятләгән иде. Соңыннан алар бу нияттән баш тартканнар.

Матәм чарасы көндезге 11дә башланды. Мәйдан тимер рәшәткәләр белән уратып, ОМОН хезмәткәрләре белән камап алынган иде. Азатлык хәбәрчесе тәртип саклаучылар белән түрәләрдән матәм чарасына ничә кеше килгән дип кызыксынды, алар чама белән 120-150 кеше җыелуын белдерде. Әмма мәйданда Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алыр өчен 500ләп җыелганы күренә иде. Оештыручылар да шул санны әйтте. Мәйданда ел саен килүче өлкән буын вәкилләре белән беррәттән яшьләр дә шактый күренде

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG