Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

Донецкида тәүлек эчендә өч кеше һәлак булган


Русия яклы сепаратистлар Донецки һава аланы тирәсендә. 9 октябрь 2014

Русия яклы сепаратистлар Донецки һава аланы тирәсендә. 9 октябрь 2014

Украинаның көнчыгышында Дебальцево һәм Счастье шәһәрләре янында бер тәүлек эчендә өч дистәдән артык ут ачканнар. Махсус операциянең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, сепаратистлар 3У-23-2 зенит җайланмалардан һәм автоматлардан Счастье шәһәре янындагы Украина хәрбиләренә ике тапкыр ут ачкан.

Аннан да кала, Станично-Лугански, Могила Острая, Марьинка янында украин көчләренә атканнар.

Донецкида, шәһәр хакимияте белдерүенчә, узган төн Куйбышев районына атканнар. Ядрә төшеп янгын чыгу сәбәпле өйләргә зыян килгән. Шәһәрдә су бетү очраклары булгалый.

Җомга көнне Донецкида яшәүче өч кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган.

Сепаратистлар Донецки халык республикасының премьер-министры дип билгеләп куйган Александр Захарченко Украинаның көньяк-көнчыгышында ике якның да авыр артеллериясен бәрелешләр булган урыннан биш көннән соң алып китәргә мөмкиннәр дип белдерде.

"Бүгеннән "тынлык" башланырга тиеш. Әгәр ул биш көн сакланса, ике як та авыр артеллериясен алып китәчәк", диде ул.

XS
SM
MD
LG