Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

Казанда Хәтер көненә 500ләп кеше җыелды


11 октябрь Казанда милли-мәдәни үзәк янында Хәтер көне үтте. Хәбәрчебез әйтүенчә, чарада 500ләп кеше катнашкан.

Хәтер көнендә Чуашстан, Мари Иле, Башкортстан, Татарстанның Казан, Алабуга, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән Татар иҗтимагый үзәге, милли оешмаларның вәкилләре, милләтпәрвәрләр катнашты.

Матәм чарасы көндезге 11дә башланды. Мәйдан тимер рәшәткәләр белән уратып, ОМОН хезмәткәрләре белән камап алынган иде. Тәртип саклаучылар белән түрәләрдән матәм чарасына ничә кеше килгән дип кызыксындык, алар чама белән 120-150 кеше җыелганны белдерде. Әмма мәйданда Казанны яклап шәһит китүчеләрне искә алу өчен 500ләп кеше җыелганы күренә иде. Оештыручылар да шул санны әйтте. Мәйданда ел саен килүче өлкән буын вәкилләре белән беррәттән яшьләр дә шактый күренде.

Хәтер көнендә катнашучылар кулларына зур итеп кара тасмага "1552 – Татар! Онытма! Оныттырма!" дигән шигар һәм ун метрга биш метр зурлыгында Татарстан әләмен тоткан иде. Чарада Кырымтатар, Төркия, Украина, Чуашстан әләмнәре дә җилфердәде. "Президент"ны яклыйбыз – дәүләтебезне яклыйбыз!", "Татарлар атом станциясенә каршы!", "Татарлар! Безнең Фәүзияне яклап бердәм күтәрелик!", "2015 елда Фәүзия Бәйрәмова – Татарстан президенты!" дип язылган һәм башка сәяси язулар да бар иде.

Чыгыш ясаучылар милли проблемнарны күтәрде, соңгы вакытта иҗтимагый үзәк вәкилләрен эзәрлекләүләр, аларны мәхкәмәләргә җәлеп итү, штрафларга тарту турында да сөйләделәр.

Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Ркаил Зәйдулла, Галишан Нуриахмәт һәм башка милләтпәрвәрләр да сүз алды. Алар сөйләгән арада мәйданчылар каршында "Сәйдәш" ансамбле җырлады.

Мәйданда быел милли азатлык турындагы шигарләрдән гайре, Русиядә, дөньяда барган хәлләр искә алынды, Украинага теләктәшлек белдерделәр. Кырымтатарларга карата басым көчәйгәнен, аларның милли хәрәкәтен Татарстандагы милли хәрәкәт хәленә калдырачаклары, туздырырга тырышачаклары хакында да чыгыш ясадылар.

Фәүзия Бәйрәмова берничә көн элек Чаллы мәхкәмәсенең үзенә карата хөкем чыгарганын искә алды. "Мине, Русия буйлап татар тарихын өйрәнүче галимәне хөкем иттеләр, ә кеше таптаткан Рифкать Миңнеханов улына җинаять эше дә ачылмады, кайда гаделлек?" дип сөйләде.

Айдар Хәлим: "ОМОН күп булган саен безнең иман ныгый гына", дип шигырь укыды.

Айдар Хәлим чыгышы

Ркаил Зәйдулла Азатлык радиосына: "Халыкны Хәтер көненнән биздерә алмаячаклар. 80нче еллар азагында ук без милли азатлык таләп итеп Муса Җәлил һәйкәле янына чыга идек. Бер кеше генә чыкса да мин мәйданга киләчәкмен, чөнки бу вөҗдан эше. Милли хәрәкәт бүген читкә этәрелә, әмма дөнья бик үзгәрүчән, республика җитәкчелегенә милли хәрәкәттән ярдәм сорарга туры килмәгәе", дип сөйләде.

Мәйданда халык арасында Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Разил Вәлиев, Нәҗибә Сафина, Рафис Корбан, Илфак Ибраһимов, Газинур Морат күренде. Ике ир үзара: "Язучылар килә, ә депутатлар кая? Сайлаулар узды, без кирәкмибез! Төкереп бирәләр милли хәрәкәткә", дип зарланып торганда, Разил Вәлиевне искә төшереп булса кирәк, аңардан сорау ала башладылар. "Ничек халык канын эчкән Вәгыйз Минһаҗевны шунда китертеп утырттыгыз? Оят түгелме? Ул бит татар авылларын төпкә утырткан кеше!" дип тезеп киттеләр һәм җавап көтеп тормыйча китеп тә бардылар.

Матәм чарасын борынгы татар гаскәрие киеме кигән Наил Нәбиуллин алып барды. Хәтер көне алдыннан ул чарага дога кылыр өчен Татарстан Диния нәзарәтеннән вәкил киләчәге хакында әйткән иде, әмма рәсми имамнар күренмәде. Хәтер көнендә Коръән сүрәләрен уку вазифасы Айрат Шакировка йөкләнде. Аны чарада бүгенге Кол Шәриф буларак тәкъдим иттеләр. Казанның барлык мәчетләрендә дә җомга намазында 1552 елда булган вакыйгалар турында вәгазьләр сөйләнде, шәһитләр рухына дога кылынды.

Ркаил Зәйдулла чыгышы

Быел да милләтчеләрнең Казан түрәләре белән матәм чарасын кайда уздыру мәсьәләсендә каршылыклар туган. Рәсмиләр тәкъдим иткәнне милли хәрәкәт кабул итми, ә милли хәрәкәт теләгәнне түрәләр инкарь итә. Тарткалашканнан соң Казан мэриясе Татар иҗтимагый үзәге белән “Азатлык” татар яшьләре берлегенә Хәтер көнен иркен, әмма кеше йөрми торган “Казан” милли-мәдәни үзәге каршында уздырырга тәкъдим иткәннәр.

Милләтчеләр "Казан” милли-мәдәни үзәк кеше күзеннән ерак, матәм көне Ирек мәйданында, Камал каршында узганда азмы-күпме, ичмасам, үткән-сүткән халык күрә иде, ә монда шыр яланда кебек дип борчылса да, милли хәрәкәт оештырган чараны күпләр күрде. Ни дисәң дә, ял көне бит, бирегә бер-бер артлы туристлар белән тулган автобуслар килеп торды. Аларны үзәк эчендәге музей да, ярдагы манзара да түгел, ә урам җыены кызыксындырды. Кытайдан килгән туристлар Татарстан әләме фонында фотосурәткә төште, мәйданның нәрсә таләп итүе турында сорашты.

Чара вакытында үзенчә фикер йөртүчеләр дә табылды. Берәү төркем булып торган журналистлар янына килеп: "Бу кешеләрне Миңнеханов чыгарган ахыры. Федераль үзәктән акча азрак килә мөгаен. Мин мондый мәйданны 15 ел инде күрмәгән идем. Барсы да түләнә ахыры, менә каян аларның аппаратуралары һәм әләмнәре", дип нәтиҗә ясап китеп барды.

Рүзәл Мөхәммәтшин чыгышы

Хәтер көне чама белән ике сәгать барды, әмма аппаратура "көйсезләнде", микрофоннар сүнде, мәйдандагылар моны күзәтүчеләрдән түгәрәкләнергә бер ишарә буларак кабул итте. Хәтер көнендә чыгыш ясаучыларның чыгышын мотоцикллар тавышы басты, аларның биредә үз сезонын ябу чарасы булуы да ачыкланды.

Милли хәрәкәткә быел да Казан кирмәненә кадәр йөрешне тыйганнар. Бу турыда Наил Нәбиуллин әйтте. "Безне эт типкесендә йөртәләр. Бинадан куып чыгардылар, Казан ятимнәре хәлендәбез. Әледән-әле шәхесләребезгә йә штраф чәпиләр, йә шартлы рәвештә хөкем чыгаралар. Бүген "Волга" кунакханәсендә җыелышыр өчен арендага зал алдык, әмма безгә бинада торбалар шартлады, кабул итә алмыйбыз дип шалтыраттылар", дип сөйләде ул.

Матәм чарасы "Туган тел" җырын башкарып һәм күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.

Нәбиуллин сүзләренчә, Хәтер көнендә катнашканнар, Хөррият һәйкәле янындагы митингтан соң, 80ләп кеше төркем-төркем булып шигарләрсез генә Казан кирмәненә юл тоткан. Аларны омончылар, полиция хезмәткәрләре каравыллап барган. Күмәкләшеп әләм тотып фотога төшәргә рөхсәт бирмәгәннәр. Күпчелеге яшьләр, Башкортстан, Мари Иле, Чуашстан вәкилләре дә башта Сөембикә манарасы янында Казан яуланганда шәһит киткәннәрнең рухына дога кылганнар, Кол Шәрифтә намаз укыганнар.

Хәтер көне йөзләре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG