Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәндәс Сафиуллин: "Хәтер көнен рәсми көн итеп булмады"


Фәндәс Сафиуллин: "Хәтер көнен рәсми көн итеп булмады"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00

Фәндәс Сафиуллин: "Хәтер көнен рәсми көн итеп булмады"

90нчы елларда Хәтер көнен рәсми көн итү карарын Югары шурада үткәрү өчен алты тавыш җитми калды, дип искә ала Татарстан парламентының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин. Хәзерге депутатларга өмет бөтенләй юк ди ул.

11 октябрь Казанда уздырылган Хәтер көнендә катнашкан элекке депутат Фәндәс Сафиуллин Хәтер көненә карата фикерләре белән уртаклашты.

Аның фикеренчә, Хәтер көнен рәсми көн итү өчен Татарстан парламентына быел сайланган депутатларга өмет итәргә кирәкми.

"90нчы елларда Хәтер көне уздырыла башлагач та, мин ул вакыттагы Татарстан Югары шурасы депутаты буларак Хәтер көнен рәсми көн буларак игълан итүне тәкъдим иткән идем. Әмма бу карарны Югары шурадан үткәрергә безнең алты тавыш җитмәде. Шуннан соң да без аны кабатлап килдек, әмма аны үткәреп булмады. Хәтер көнен рәсми көн итү өчен әле дә соң түгел. Әмма Татарстан парламентының хәзерге депутатлары аны башкарыр дип ышанмыйм.

Хәзергеләр булган кануннарны гына бетереп атмасын иде инде. Яисә парламент өстендәге байракны гына йолкып алмасын. Минем Татарстан парламентына яңа сайланган депутатларга бернинди өметем дә юк. Хәзер республика парламентында йөз депутат арасыннан милләтне яклап сүз әйтерлек бер генә депутат бардыр", диде ул.

Фәндәс Сафиуллин сүзләренчә, Хәтер көне сәнгатьтә, архитектурада, дәүләтнең кануннарында, карарларында, халыкның күңелендә, җанында сакланырга тиеш.

"Аннан соң без бу датаны Казанны яулап алу көне дип әйтмибез. Бу көнне без ни сәбәпле дәүләтчелегебезне югалттык дигән мәгънәне, шуның сәбәбен тикшерү, үзеңә үзең анализ ясап диагноз кую көне дибез. Без ни сәбәпле дәүләтебезне югалта алдык? Ул чакта да без көчле дәүләт идек бит. Үзебезне яулап алган дәүләттән акыл ягыннан да, культура ягыннан да, көч ягыннан да ким түгел идек. Ә берләшкән чакта көчлерәк тә идек. Ни сәбәпле югалттык? Беренчедән, берләшә алмау булды. Аннан уртак фикер төзи алмадык.

Ул көннән без сабак алырга тиеш. Мин Хәтер көнен үткәннән, тарихтан сабак алу көне дип кабул итәм", диде Татарстан парламентының һәм Русия дәүләт думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин.

XS
SM
MD
LG