Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко: Миланда Путин белән сөйләшү “авыр” булачак


Украина президенты Петр Порошенко киләсе атнада Миланда Русия президенты Владимир Путин белән узачак сөйләшүләрнең “авыр” булачагын әйтте. Очрашуда Германия канцлеры, Италия һәм Бөекбритания премьер-министры, Европа берлеге лидерлары катнашачак.

Украина басмалары язуынча, Порошенко Донбасстагы хәлне тотрыкландыру солых килешүен үтәвен әйтә. Аерым алганда Порошенко тынычлык урнашу өчен беренче чиратта утны туктату һәм Русия белән чикне ябу кирәклеген белдерә.

Шимбә көнне Харьковта чыгыш ясаган Украина президенты энергетика өлкәсендә Киев белән Мәскәү каршылыкларын җайга салу перспективаларына бәя бирде.

“Мин Украинаның киләчәк кышта газсыз калу куркыныч юклыгына шикләнмим”, диде ул. Шулай ук Порошенко басып алган җирләрдә газ һәм электр энергиясе белән проблемнар булуын әйтте.

Украина җитәкчелеге элегрәк Миланда 16-17 октябрьдә узачак Евро-Азия саммитына чакыру алды. Чара кысаларында сәясәтчеләрнең күп тарафлы очрашулары көтелә.

XS
SM
MD
LG