Accessibility links

Кайнар хәбәр

Spiegel: Германия Русия белән сәяси диалогны киметә


Украина кризисы сәбәпле, Германия Русия белән сәяси элемтәләр дәрәҗәсен киметергә карар кылган. Spiegel журналы хәбәр итүенчә, Берлин элегрәк Мәскәү белән министр һәм хөкүмәт башлыклары дәрәҗәсендә билгеләнгән киңәшмәләрдә катнашунда баш тарта.

Германия һәм Русия арасындагы хөкүмәтара сөйләшүләр 2001 елны оешкан “Петербург диалогы” форумы утырышында уза иде. Быел әлеге чара октябрь азагына Сочига билгеләнгән, әмма әлегә кадәр бернинди рәсми очрашулар турында мәгълүматлар юк.

Әлеге чарада даими катнашучы хөкүмәткә карамаган оешмалар Русиянең Украинадагы сәясәте белән килешмәвен белдереп, быел форумда хезмәттәшләре белән очрашудан баш тартты, дип яза Deutche Welle.

XS
SM
MD
LG