Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә дини бәйрәмнәргә игътибар арта


Сәел авылы мәчетендә намаз
Сәел авылы мәчетендә намаз

Быел Төмән ягында Корбан бәйрәмен авыл халкының бергәләшеп үткәрүе матур гадәткә әйләнде.

Елдан-ел халкыбыз дини бәйрәмнәргә игътибарын арттыра бара. Ураза вакытында ифтар мәҗлесләре саны күплеге белән сокландырса, Корбан чалучылар саны да чиксез хәзер. Тагын да матур күренеш: бәйрәмне авылдашлар белән җыелышып, оешмаларда уздыру гадәткә әйләнеп китте. Төмән районының Индрәй авылы клубында, аннары Талымханда район күләмендә, Чаплыкта изге бәйрәм файдалы итеп оештырылды. Аңа кадәр Түбән Тәүде районының Тарман авыл җирлегенә кергән барлык авыллар да җыелышып бик матур аш үткәргәннәр. Башка районнардан да мондый күркәм чаралар турында хәбәрләр килә. Әле Төмән хәрби институтында да Корбан бәйрәме узды.

Аларның бер өлешенә Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе мөфтие Нәфигулла Аширов ярдәм итте, дип белдерде бу идарәнең Төмән өлкәсендәге мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. Ә инде ул ел да оештыра торган “Принц” тантаналар йортындагы бәйрәм быел иң күп кешене җыйгандыр. Коръән сүрәләре, догалар белән ачылып киткән тантанада ак яулыклы, күркәм йөзле әбиләр, сөйкемле бабайлар, яшьләр, балалар алып баручы Гөлнара Кәримова һәм Рузил Шәймәрдәновның татар һәм рус телләрендә Корбан бәйрәменең тарихы турында сөйләүләрен хәтерләренә сеңдереп бардылар.

Ел да Фатыйх хәзрәткә дини бәйрәмнәрне оештыруга Төмән татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре ярдәм итә иде. Җыр-биюләрнең дини чарада урынсыз булуын искәрткән тәнкыйть сүзләре әйтүчеләргә җавап итеп, быел програмны төзегәндә дини кануннар, пәйгамбәрләребез турында сөйләү, мөнәҗәтләр көйләү беренче планга куелган. Шуңа да өлкәдә танылган дин әһелләре, өлкә хакимияте һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре котлаулары арасында Фатыйма Ибраһимова, Клара Кучковская, Ачилә Сәгыйдуллина, Нәфисә Тузмөхәммәтова, Гөлзифа Нигъмәтуллина башкаруында мөнәҗәт, халык җырлары олы ихтирам хисләре белән тыңлаучыларга җиткерелде. Ямбай авылыннан килгән Алтынгузиннар туган телләрендә шигырьләр укыдылар. Ә төмәннәр өчен Тубылдан килгән себер сандугачы Сәкинә Арангулова чыгышы олы бәхет, сөенеч булды.

Корбан бәйрәме вакытында Ялутор районының Сәел авылы мәчете 15, Төмән районының Талымхан авылы мәчете 20 еллык юбилейларын гөрләтеп уздырдылар.

Тагын да бу чаралар өлкәдәге өч дини идарәнең бергәләшеп эш итүен дә күрсәттеләр.

“Корбан гаетен Тубыл шәһәрендә дә зурлап каршы алдылар. Иртәнге намазга мәчеткә килүчеләрнең саны күп булды. Мәчет имамы Ибраһим хәзрәт Сухов: “Корбан бәйрәме - рәхим, шәфкатьлелек бәйрәме. Ислам дине мохтаҗларның хәлен аңлау, аларга бәйрәм ясауны таләп итә. Быел да кешеләр мәнфәгатен кайгыртып, аларга булышлык күрсәтүгә нигезләнгән бәйрәм көннәрендә корбанлык суеп мәчеттә ит таратучылар, пылау пешереп сыйлаучылар, бүләкләр таратучылар саны күп булды. Изге бәйрәм күңелләребезгә иман нуры алып килсен, кылган догаларыбыз кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын”, - дип сөйләде.

Шәһәр күләмендә себер-татар мәдәният үзәгендә дә Корбан бәйрәмен үткәрү традициягә әверелде. Нәни сәхнә йолдызлары “Ләйсән” вокал төркеме җырлары, “Йолдызлар” хореография ансамбленең чыгышлары, Айдар Ниязовның курайда, Азат Абдуллинның баянда уйнаулары үз милләтен, мәдәниятен яратканнарын, горурланганнарын күрсәтте”, - дип сөйләде Римма Өметбаева.

– Тубыл районының борынгы мәчетләренең берсе – Сабанак мәчетендә җомга намазларында, дини бәйрәмнәрдә “алма төшәр” урын булмый. Быел Корбан гаете намазына мөселман кардәшләребез күрше татар авылларыннан, шәһәрләрдән килгәннәр иде. Бәйрәм намазы алдыннан Шәриф хәзрәт, Рәхимҗан хәзрәт Бохартдиновлар вәгазь сөйләп, котлау хатларын укып бәйрәм белән котладылар, гаеткә килгән һәр кешегә корбанлык чалучылар өлеш чыгардылар.- диде әлеге чарада булып кайткан Мәхмүдә апа Әминова.

Ә Хәербану апа Шабанова: “Төмән татар мәдәният үзәгендә өлкә дини идарәсе оештырган зур тантанада җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйковның чыгышы ошады миңа, – дип хәбәр итте. – Ул корбан чалу тарихына тукталып, Аллаһы Тәгаләнең кеше гомеренең кадерен белүе, югары бәяләвенә басым ясап, үзара дус яшәргә чакырды, илебезгә тынычлык теләде. Губернаторның котлавын да җиткерделәр, мохтаҗларга ярдәм итә торган изге көннәрдә ятимнәргә бүләк тә бирделәр”.

Сәел авылы мәчете юбилеенда иман йортын төзү эшләрендә катнашкан Марат Маликов, хәзерге имам Әнис Латыйпов, хисапчы-мәчетне караучы Сөембикә Сәфәрова турында күп мактау сүзләре әйтелде.

XS
SM
MD
LG