Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагада Ходорковский “Форум-2000” конференциясе ачылышында чыгыш ясады


Якшәмбе көнне Прагада “Форум-2000” дигән 18-нче халыкара конференция ачылды. Анда катнашучылар арасында ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский да булды. Ачылышта Ходорковскийның чыгышы Русиядәге демократик хәрәкәт стратегиясе турында иде.

Аерым алганда ул Русиядә демократик алга китеш белән кызыксынучы сыйныф барлыгын әйтте, ләкин әлеге сыйныфны ул “сәяси йокы” хәлендә дип саный.

Шул сәбәпле ЮКОСның элекке башлыгы “стратегик максат булып әлеге сыйныфны сәяси актив тормышка уяту һәм үз сәяси мәнфәгатьләрен аңларга ярдәм итү” дип билгеләде.

Ходорковский ике атнадан Ослода Русиядәге сәяси репрессияләр һәм Русиядәге сәяси тоткыннар турында чыгышы булачагын хәбәр итте.

"Форум-2000" үзенең эшен 15 октябрьдә төгәлләячәк. Беренче тапкыр ул 1997 елда узган иде.

XS
SM
MD
LG