Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варшауда Казан татарларына теләктәшлек чарасы узды


Варшаудагы чара
Варшаудагы чара

11 октябрь Варшауда Казан татарларын яклаган чара үтте. Бу чарада заманында урыслар татарларга карата кулланылган гамәлләрне хәзер украиннарга карата куллана дигән фикер әйтелде.

Казанда Хәтер көне барганда, Польшада да Казан татарларына теләктәшлек белдергән чара узды. Варшаудагы әлеге чараны Русиядән китәргә мәҗбүр булган, тугыз ел Украинада яшәгән һәм хәзер Польшада гомер итүче Нәфис Кашапов оештырган.

Нәфис Кашапов
Нәфис Кашапов

Чарада татар, украин, поляк, инглиз һәм урыс телләрендә "Репрессии в отношении татарских лидеров и Надежды Савченко - это продолжение политики Грозного Путиным", "Оккупантам в Казани есть памятник, а защитникам Казани - когда?", "1552 год - год порабощения Россией татарского народа", "Wieczna pamięć tatarom, którzy zginęli za Polskę", "Tatars in Russia 8 mln people without country for 462 years", "Українці і татари солідарні у боротьбі за свободу", "Москва верните татарам "казанскую шапку" - "шапку Мономаха" украденную Иваном Грозньім из Казани” дигән шигарләр булган.

Чарада катнашучы
Чарада катнашучы

Кашапов 1552 елда Казан татарлары геноциды булган дип саный.

“Казанны басып алу вакытында урыс гаскәрләре Казан татарларын суеп аларның мәетләрен Әстерхан ярларына барып җитсен өчен Идел елгасына ташлаган. Бу Әстерхандагы татарлар Русия патшасына буйсынмаса аларны да шундый язмыш көтүе белән куркыту өчен эшләнгән”, ди ул.

​Кашапов фикеренчә, Совет заманыннан бирле Русия пропагандасы даими рәвештә Көнбатыш җәмәгатьчелегенә Русиянең барлык милләтләр һәм халыкларның коткаручысы һәм берләштерүчесе дигән фикерне тага.

Чарада катнашучы
Чарада катнашучы

​“Чынлыкта Русия котычкыч сугышлар, талаулар, канкоеш террор, башка конфессия халыкларын мәҗбүри христиан диненә күчерү нигезендә барлыкка килгән”, ди Кашапов.

Әлеге чарада катнашкан Варшау Евромәйданы оештыру комитеты җитәкчесе Наталия Панченко сүзләренчә, бүген украиннар Казан татарларына теләктәшлек белдерә, чөнки заманында урыслар татарларга карата кулланылган гамәлләрне хәзер украиннарга карата куллана.

“Шуңа без аларның иреккә омтылышын яхшы аңлыйбыз һәм яклыйбыз”, ди ул. Русия империалистик сәясәте сәбәпле, татарларның 400 елдан артык үз дәүләте юк. Империя юкка чыгып, татарлар үз иреген ала алыр дип өметләнәбез”, диде ул.

Чарада катнашучы
Чарада катнашучы

XS
SM
MD
LG