Accessibility links

Апас район мәхкәмәсе Сахих әл-Бохариның хәдисләр китабын экстремистик дип тапкан


Татарстанның Апас район мәхкәмәсе Сахих әл-Бохариның 52нче хәдисләр китабын экстремистик дип тапты. Район прокуратурасы фикеренчә, анда бер диннең генә камил булуы турында бәян ителә. Прокурорның өлкән ярдәмчесе Руслан Галлиев билгеләвенчә, бу «милләт һәм динара дошманлык тудыра».

Сахих әл-Бохари төп алты хәдисләр җыентыгының берсе. Ул VIII гасырга карый. Владимир Нирши аны урыс теленә 2002-2003 елларда тәрҗемә иткән.

“Без Апас район мәхкәмәсенең карарын дөрес түгел дип саныйбыз. Мөселманнар өчен мөһим булган борынгы хәдисләргә бүгенге язмалар кебек карау ким дигәндә хаталы (шул нигездә Инҗил дә экстремистик дип тыела ала). Бер диннең камиллеге турында белдерү ул әле экстремизм дип санала алмый, чөнки ул канун чыгаруга һәм гомумән аек акылга каршы килә”, диелә “Сова” үзәге сәхифәсендә.

“Имам Бохари һәр мөселманның күңелендә хөрмәт уятучы исем. Ул иң бөек галимнәрнең берсе. Аның “Җами ас-Сахих» хәдисләр җыентыгы Коръәннән соң, Исламдагы икенче ышанычлы китап булып тора. Һәркем үз динен иң хакыйки дип саный, шуңа бу принциптан караганда сез барлык диннәр китапларын тыярга тиеш”, ди Русия мөфтиләр шурасы рәистәге Мөкаддәс Бибарсов.

XS
SM
MD
LG