Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җыр һәм бию ансамбле "Аулак өй" күрсәтте


Җыр һәм бию ансамбле "Аулак өй" күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:38 0:00

Татарстан җыр һәм бию ансамбле "Аулак өй" үткәрде

12 октябрь Казанда филармония концертлар залында Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Аулак өй" тамашасын күрсәтте. Бу программа беренче тапкыр 1967 елда куелган булган.

Ял көнне көндезге бердә булган әлеге "Аулак өй" тамашасына әти-әниләре белән балалар һәм үсмерләр күп килгән иде. Казаннан тыш автобуслар белән якын тирә районнардан килүчеләр күренде. Үсмерләргә бу чара ошады булса кирәк, җырлы-биюле, хор һәм оркестр белән сәхнәгә куелган програмны кесә телефоннарына, планшетларына фото-видеога төшереп утырдылар.

Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле 12 октябрьдә ике концерт куйган, тамашачылар махсус гаилә абонементы ярдәмендә бер тамашага билетны 100 сумга алганнар. Ансамбль үз чыгышларына күпчелек тамашачыны җәлеп итәр өчен социаль проект эшләтеп җибәрә, берничә концертка билетны абонемент белән сатып алып була.

Ансамбль җитәкчесе Айрат Хәмитов белдергәнчә, бу программа тәүге тапкыр 1967 елда сәхнәгә куелган. 1995 елда тамашачылар хозурына яңартылып чыгып ала. Либретто авторы – Нәкый Исәнбәт, татар халык көйләрен Александр Ключарев эшкәртә, биюләрне Фәйзи Гаскәров куя.

"Аулак өй" – узган гасырларда татар авылларында киң таралган кичке уен, ансамбль аны җырлап, биеп күрсәтте.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле матбугат хезмәте белдергәнчә, моңа охшаш тамашалар алга таба да булачак, 2 ноябрьдә филармония залында дөнья халыклары биюләренә багышланган концерт, 20 декабрьдә "Яңа ел төнендәге төш" исемле тылсымлы әкият тәкъдим ителәчәк.

XS
SM
MD
LG