Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:25

Ринат Вәлиуллин: "Кырымтатарларның проблемнары – күчеш чоры кыенлыклары"


Март аенда Татарстан Кырымның гомум сәяси мәсьәләләрендә шактый актив булган булса, соңгы вакытта ниндидер сүлпәнлек сизелү турында ишетергә туры килә. Шулай да хезмәттәшлек туктамый һәм ул күбрәк кырымтатарлар ихтыяҗларына игътибар итү белән бәйле.

Татарстан-Кырым хезмәттәшлеге, Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм башка башкарылган эшләр хакында “Азатлык” хәбәрчесе Кырымда еш булган Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәис урынбасары Ринат Вәлиуллин белән сөйләште. Сүзебез Кырымда соңгы айларда билгесез югалган кырымтатарлары белән бәйле вазгыятьтән башланды.

– Ринат әфәнде, Бөтендөнья татар конгрессы Кырымда кырымтатарларның югалуы, аларның йортларында, мәчетләрендә, мәктәпләрендә, хәтта университетларында барган тентүләргә борчылып белдерү кабул итте. Ул белдерү кырымтатар матбугатында да басылды. Татарстан җитәкчелеге бу хәлләргә ничек карый?

– Нәрсә әйтсәк тә, барган вакыйгаларны без борчылып күзәтеп тордык, шуңа күрә Конгрессның да белдерүе дә юктан гына килеп чыкмады. Беренче чиратта безнең кырымтатарларның Мәҗлесе белән килешү бар һәм бу килешү эшли, аның маддәләре үтәлә. Шуңа күрә без фикеребезне җиткердек һәм иң мөһиме – үзебезнең борчылуыбызны кырымтатарларына китереп җиткерә алдык. Ә инде җитәкчелеккә килгәндә, булган вакыйгалар чыннан да безнең барыбызны да борчый.

– Сез Кырымга еш кына килеп торасыз, төрле кырымтатар оешмалары белән дә инде тыгыз элемтәдә торасыз, аларның фикерләрен, карашларын беләсез. Аларның Кырымдагы бүгенге вазгыятькә карашларын сез ничек бәяләр идегез?

– Монда берничә этапны карап китәргә кирәк. Әйтик, марттан соң булган вакыйгалар, аннан соң февраль аендагы хәлләрне мин үзем шәхсән күреп тордым, миңа аларның эчендә булырга, катнашырга туры килде. Билгеле, мондый геополитик үзгәрешләр җиңел генә эшләнмидер һәм аны без барыбыз да аңлыйбыз, чөнки бер көн эчендә генә, әйтик, кешенең еллар буе формалашкан күзаллавын һәм дә аның көнкүреш гадәтләрен дә үзгәртеп булмый. Гади генә әйткәндә, гаилә барлыкка килгәндә дә ике кеше бер-берсен аңлау өчен күпмедер вакыт кирәк, шуннан соң гына гаилә үзенең мохитенә кереп китә ала. Бу очракта да шул, менә ярты елдан артыграк вакыт узды, төрле этаплар булды һәм хәзергә халәткә килеп җиттек, хәзер нинди вазгыять сайланачак, нәрсә борчыячак һәм дә кырымтатарлары үзләре моңа ничек караячак.

Федераль үзәк тарафыннан кабул ителгән репрессиягә эләккән халыклар турындагы карар, дәүләт телләре турында кабул ителгән кануннар, шулай ук яңа мәктәпләр ачылу, телләрнең тигез күләмдә укыту – менә ул кануннар тормышка ашып эшли башласа һәм дә аларның инде реаль тормышка ничек барып җиткәнлеген күргән очракта иң яхшы нәтиҗә шул булачак. Ә хәзергә әле ниндидер кискенлек этабын узып китеп булмый, ул әйбер бар, әмма ни генә булса да алга таба өметләнергә кирәк, барысы да җайлашыр һәм бер аңлашуга ирешелер дип ышанасы килә.

– Кырымтатарларына бит хәзер басым бара, аларның мәнфәгатьләре аяк астына салына, дөресен әйткәндә, булсын мәдәнияттә, булсын телне өйрәтү ягыннан, мәгәрифтә, гади тормышта, башка якларда эзәрлекләүләр туктамый, киресенчә арта бара, узган сайлаулардан соң тагын да кырыс рәвештә. Менә бу вазгыятьтә Татарстан ничектер тәэсир итә аламы Кырым җитәкчелегенә, ничек уйлыйсыз?

– Бу очракта сүз ике субъект арасындагы мөнәсәбәтләр хакында бара. Бу әйберләргә тирәнрәк карарга кирәк һәм эчтәлек ягыннан да. Без Русия кануннары нигезендә яшибез. Шуңа күрә хәзер ниндидер турыдан-туры тәэсир итү турында сөйләргә гомумән кирәк түгелдер. Ә инде шушы үзара хезмәттәшлек һәм дә үзара ярдәмләшү үзенә күрә бер зур этап. Менә узган атнада гына 40ка якын кырымтатар укытучысы Казанга килеп мәктәпләр, югары уку йортлары белән танышып чыктылар, министрлыкта булдылар, аларга кадәр мәдәният вәкилләре булып киттеләр, шулай ук муниципаль хезмәт вәкилләре, Мәҗлес вәкилләре Татарстанга килеп киткән иде. Илле кырымтатар кыз һәм егете Казанга килеп икенче югары белем алачак. Бу эшләр бара һәм шуның белән бергә Татарстанның Бакчасарай белән хезмәттәшлеге дә планлы рәвештә алып барыла.

Мин санап киткән мисаллар алар бит тарихка кереп кала торган зур эшләр. Шуңа күрә, алга таба барысы да яхшы булыр дип өметләнергә кирәк. Тарихка күз салсак, авыр вакытларда безнең халыклар бер-берсенә булышканнар, бергә кулларын тотышып барганнар икән, без шушы юлны алып шушы юл буенча алга таба да барырга тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG