Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымлылар Казанда икенче югары белем алачак


Кырымлылар Казанда икенче югары белем алачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:41 0:00

Кырымлылар Казанда икенче югары белем алачак

9 октябрьдә Казанның икътисад, идарә һәм хокук институты Акмәчеттә Кырым абитуриентларын кабул итү тестларын уздырды.

Институтта икенче югары белем алырга Кырымнан теләк белдергәннәрнең күбесе Кырымның муниципаль, җөмһүрият органнары вәкилләре. Алушта, Бакчасарай, Акмәчет һәм башка шәһәрләрдән килгәннәр арасында кырымтатарлар шактый иде. Азатлык хәбәрчесе институтның Кырымга килгән вәкилләре белән сөйләште.

Асия Тимирясова, институт ректоры:

– Кырымда муниципаль берәмлекләрдә, дәүләт органнарында эшләү өчен укырга кергән студентларга без махсус икенче югары белем бирәчәкбез. Безнең програм – уникаль програм. Беренчедән, ул Русиянең Федераль програмына тәңгәл килә, аның практик ягы да каралган. Институт укытучыларыннан тыш, министрлыклар, төрле идарә вәкилләре дә тәҗрибәләре белән уртаклашып дәресләр үткәрәчәк. Моннан тыш студентлар Татарстанның төрле муниципаль, дәүләт органнарына барып, аларның ничек эшләүләре белән танышачаклар.

– Бу проектның инициаторы сезнең институтмы әллә Татарстан хөкүмәте булдымы?

– Бу Кырым җөмһүрияте белән уртак бер проект. Ялгышмасам, мондый инициатива белән Алушта шәһәр башлыгы урынбасары Энвер Арпатлы чыккан иде. Татарстан республикасы бу програмга акча аерды.

– Күпме акча каралган?

– Студентлар өч ел укыячаклар, шул өч елга акча аерыла, әгәр дә програм уңышлы булса, ул озайтыла ала.

– Бер студентны укыту өчен күпме акча сарыф ителәчәк?

– Елына 25 мең сум.

Станислав Антонов, инженер бизнесы менеджменты факультеты деканы:

– Без Татарстан хөкүмәте белән берлектә дәүләт муниципаль идарә органнарына Кырым республикасы ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләячәкбез. Хәзер документлар кабул итәбез һәм керү имтиханнарын оештыру белән шөгыльләнәбез, эшебез өч көн дәвам итәчәк.

– Казанга укырга барырга теләгәннәр күпме?

– Әйе, күп. Алар арасында күбесенчә муниципаль берәмлекләр вәкилләре. Русия кануннары нигезендә эшләү өчен һәм белгеч дәрәҗәсеннән югарырырак вазифаларны башкару өчен аларда белемнәрен арттыру ихтыяҗы бар.

– Укыту көндезге йә читтән торып укыту, түләүле, түләүсез булачакмы?

– Өч еллык укыту читтән торып укыту түләүсез, Татарстан хисабына булачак. Юл чыгымнары студентлар хисабына. Без 50 кеше кабул итәчәкбез. Инде конкурс та бар, 70 кеше документларын тапшырды.

Ринат Вәлиуллин: "Кырымнарны Казанда укыту – хезмәттәшлекнең матур үрнәге"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Ринат Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары:

– Чыннан да безнең бугенге проектыбыз мөһим этапларның берсе һәм бу инде ике арада хезмәттәшлек урнашуының матур, тормышка ашкан реаль чагылышы булып тора. Татарстан – Русия күләмендә әйдәп баручы регион. Бу кайдан килеп чыга дигәндә, бу беренче чиратта шунда эшләүче халыктан, идарә итү системасыннан, җитәкчелектән килеп чыга, моны бөтен кеше аңлый. Бу чыннан да шулай һәм шушы фикер белән без кырымтатарларына да чыктык, алар аны кабул итеп алдылар.

Алла бирсә, безнең 50 егет кызыбыз Казанга килеп дәүләт муниципаль хәзмәте буенча белем алачаклар. Мин моны бик зур вакыйга дип билгелим, чөнки бу беренчедән, ике арада мөнәсәбәтләрне җайга салу, икенче яктан, бездәге тәҗрибәне өйрәнү. Бу уку процессында теоретик якны практик ягы белән бергә бәйләп карау кирәк. Алар районнарга чыгып эш ничек бара, оештырыла, аның эченә кереп таныш булачаклар. Програм бик эчтәләкле һәм матур итеп эшләнергә тиеш, иншалла. Гомумән алганда хезмәттәшлек турында сөйләгәндә бу эш бара, әлегә хәтле бу эшчәнлекнең туктап торганы юк.

Менә узган атнада гына 40 якын кырымтатар укытучысы Казанга килеп мәктәпләрне, югары уку йортларыны карап чыктылар, министрлыкта булдылар, аңа хәтле мәдәният вәкилләре булып кайттылар, шулай ук муниципаль хәзмәт вәкилләре булдылар, Мәҗлес вәкилләре дә күп тапкырлар килеп киткән иде. Бу эшләр бара һәм шуның белән бергә Татарстанның Бакчасарай белән хезмәттәшлеге дә бик мөһим бер фактор булып тора.

XS
SM
MD
LG