Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Кырымда кешеләр урлануы турында ишетмәвен белдерде


Русия публицисты Николай Сванидзе кеше хокуклары шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путинга Кырымда кешеләр югалуы турында хәбәр итте. ТАСС язуынча, президент бу хәбәрне ачыкларга вәгъдә биргән.

«Мин анда кешеләр югалуы турында беренче ишетәм. Кем һәм ни өчен аны эшли?», дигән Путин.

БМОның кеше хокуклары турындагы соңгы хисабында Кырымда кеше хокуклары бозылуы, аеруча да кырымтатарларга басым баруы турында әйтелә.

БМО кеше хокуклары идарәсе Кырым һәм Русия хакимиятенә кырымтатарларына басымны һәм аларны куркытуны туктатырга, барлык ярымутрауда яшәүчеләргә төп хокуклар гарантияләүне таләп итә.

XS
SM
MD
LG