Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:36

Казанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы тарафдарлары өйләрендә тентүләр узды. Сигез кеше сак астына алынды. Көз көне мондый тентүләр бик ешаюын мөселманнар көч структураларының еллык хисаплар тапшыруы белән бәйле дип саный.

Әле күптән түгел генә Чаллыда берничә "Хизб ут-Тәхрир" тарафдарларына гаепләү карары чыгарылса, бүген Казанда әлеге җәмгыять мөселманнарының өйләрендә тентүләр узды. ФСБ хәбәр итүенчә, әлеге тоткарланган сигез кеше Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына керә.

Мөселманнарның өйләрендә тентү вакытында кардәшләре янына килгән Айрат Шакиров Азатлыкка әйтүенчә, мөселманнарга карата басымның көз көне артуы, көч структураларының "эш күрсәтергә" теләвенә бәйле. Без аның белән бүгенге тоткарлаулар турында сөйләштек.

Айрат, сез кардәшләрегез янына тентүләр булачагы турында белеп бардыгызмы?

– Мин тентүләр узган Ленар Cәитов һәм Радик Зарипов янында булдым. Иртән эшкә барыр өчен уяндым да компьютерны караган идем, шунда тентүләр барганы турында мәгълүмат күрдем. Тиз генә киенеп шул егетләр янына киттем.

Барлык тентүләр сәгать иртәнге алтыларда башланды. Күбесенең балалары кечкенә, кайберләренең хатыннары йөкле. ОМОН бит әле ул барысын да куркытырлык итеп кара битлекләр киеп килә. Бер мөселманның өендә ишеген ватып кергәннәр.

Мине фатирга кертмәделәр. Көч структуралары егетләргә берәр нәрсә "ташламасыннар" дип курыктык. Шуңа тагын бер мөселман һәм ике мөслимә дә килгән иде.

Айрат Шакиров

Айрат Шакиров

Безгә подъезд төбеннән китәргә куштылар, сак астына алу белән янадылар. Гәрчә бу таләп канунсыз, чөнки ул минем ирекле хәрәкәт итүемне чикли. Аннары ОМОН өстәмә кизү торучыларны чакырды. Алар безне подъезд төбеннән китәргә таләп итте.

Тентүләрдән соң егетләрне ФСБга алып киттеләр. Иртәгә аларга карата мәхкәмә булачак. Мөгаен аларны сак астында калдыру карарын чыгарырлар.

Ни өчен тентүләр нәкъ хәзер булган?

– Көз көне бит инде бу билгеле хәл. ФСБ, экстремизмга каршы тору үзәккә бюджетта каралган акчаларны тотып бетерергә һәм ел буе эшләгәннәрен күрсәтергә кирәк. "Террорчылык һәм экстремистлык безнең җәмгыять проблемасы" һәм анда акчалар кертергә кирәк икәнне исбатларга тиешләр бит. Казанда 2006 елдан булган барлык тентүләрне алсаң, алар нигездә көз көне уза.

Хизб ут-Тәхрир ул гомумән корал куллануга каршы оешма. Көч структуралары тыныч дәгъватчылар белән көрәш алып бара. Хизбутчылар хәтта сугыш пычагы та тотмый. Аларны көч белән дәүләтне кулга төшерүдә гаепләмәкче булалар, бу һич дөреслеккә туры килми.

Татарстан һәм Казанда һәм гомумән Русиядә хәзер теләсә кайсы мөселманны алып китә алалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG