Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Путин һәм Петр Порошенко телефоннан сөйләште


Петр Порошенко (с), Владимир Путин
Петр Порошенко (с), Владимир Путин

Украина президенты Петр Порошенко һәм Русия президенты Владимир Путин, телефоннан сөйләшкәндә, Украинаның көнчыгышында тынычлык урнаштыру өчен мөмкин чараларны тикшерде. Русия президенты сайтында сөйләшүнең Украина ягы тәкъдиме икәнлеге әйтелә. Ике президент та 16-17 октябрьдә Миланда булачак саммитта Русия газын китерүдә килеп туган проблемнарны тикшерү турында килешкән.

Украина президенты сайтында ике илнең дә башлыклары "утны туктату һәм гаскәрләрне чигендерү турында килешүне үтәү" кирәклеген раслаганлыгы әйтелә.

Июнь аенда Газпром, Киевның Мәскәүгә бурычы бар дип белдереп, Украинага җибәрелә торган газны киметте.

Европа илләре үзләренә кирәк газның өчтән берен Русиядән ала, яртысы Украина аша килә.

XS
SM
MD
LG