Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:01

Мөселманлыкка чыгу

Газетамызда Бәләбәй өязе Каран авылында бер рус сәүдәгәре кызы Антонинаның ислам диненә чыгып Рәшидә исемләнәрәк Каранда ахунд (өлкән рухани) Сәлимовның углына кияүгә чыкканы язылмыш иде. Ошбу хактагы соңгы хәбәрләргә күрә, кызның атасы Кирьянов шундагы бер алпавыттыр.

Атасы өйдә юкта Антонина мөселманлыкка чыгып хәзрәт баласына барган. Кирьянов үзенең кызы өстеннән судка биргән. Ике араны татулаштырырга дип Каран авылына следователь килгән.

Следователь ата илә кызны күрештереп татулаштырырга тырышканда урам башкортлар илә тулып болар бик дулкынлана башлаганнар. Ничек булса да кызны алып калырга хәтта фидакярлеккә кадәр әзерләнә башлаганнар. Ләкин шул вакытта Рәшидә (иске Антонина) чыгып башкортларга: "Курыкмаңыз! Атам мине гафу кылды, инде мин мөселман булып кала аламын, дип халыкны сөендермештер.

"Вакыт", 1908 ел, №301

Әтраф хәбәрләре. Минзәлә

Үткән кышта, безгә язуларына күрә, Минзәлә шәһәрендә 22 яшьлек бер шәкерт имам булырга әзерләнү өчен русча уку илә мәшгуль икән. Моны гимназиядә укый торган 21 яшьлек бер кыз күреп үзенең ислам диненә булган мәхәббәтен изһар (ачып салу) кылмыш. Дини бәхәс берничә айларга сузылганнан соң, кыз, җиңелеп, ислам динен кабул итмеш.

Ахырда ата-аналарының ризалыклары илә Зөләйха исемендә бер мөслимә булып, үзенең мөселманлыгына сәбәп булган егеткә кияүгә бармыш.

Шул рәвешчә, указ алам дип шөгыльләнгән бер егет, кыз алып куймыш.

"Йолдыз", 1907 ел, № 170

Иһтидә (Туры юлга басу)

Енисейск шәһәрендә Анна Афанасьевна Григорьева исемле бер рус кызы дин исламга керергә рөхсәт сорап губернаторга прошение биргән иде. Шуңа рөхсәт килде. Ошбу сәнә (ел) 15 февральдә җомга намазыннан соң мәсҗедкә кереп иман китереп рәсми сурәттә дин исламны кабул кылды вә үзенең теләве буенча исеме Бибигайшә куелды. Атасы Гайнулла Абдекәев булды. Февральнең 21ендә гакыд (бәйләнешү) никах ителеп Исмәгыйль Габдуллаһ углы Алтынбаевка кияүгә барды.

"Вакыт" мөхбире, "Вакыт", 1908 ел, №301

Рус кызлары мәеле

Бәләбәй өязендән язуларына күрә, Каряуды волосте Каран карьясендә (авылында) 6-7 елдан бирле сәүдә итүче бер русның Нина исемле 17 яшьлек кызы исламны кабул итеп шул карьянең ахунд вә мөдәррис (мәдрәсәдә өлкән укытучы) Фәтхелбәян хәзрәтнең углы Әхмәдхәбиб әфәндегә кияүгә чыккан һәм Рәшидә исемле тәсмия (исем бирү) улынган.

Корыч волосте Катай карьясендәге бер кибетче русның 19 яшьлек Анастасия исемле кызы мөселман булып Мөслимә тәсмия ителгән һәм Иштирәк карьясенең мөәззин углы Хадимулла исемле шәкерткә кияүгә чыккан.

Каряуды волосте Бәйгелде карьясендә Байхуҗа исемле чирмешнең (мариның) Җомабикә исемле 18 яшьлек кызы дин исламны кабул итеп Мәдинә тәсмия ителгән вә Тайняш авылының Исмәгыйль бин Мөшрифкә кияүгә чыккан.

Мөселманнарның кызны придансыз алулары, никахның җиңел вә расходсыз булуы, мөселманларда гаилә мәгыйшәтенең (тормышының) яхшырак вә мөселманнарның аеграк булулары рус кызларының мөселманларга мәел (мәхәббәт) итүләренә сәбәп булса кирәк.

"Вакыт", 1908, №294

Мөселман поп

Англия, Америка, Франция, Һиндстан, Кытай, Япония кеби диндә иркенчелек булган яки Африка кебек диндә кысынкылык булмаган мәмләкәтләрдә дин мөбин (дөреслек белән ялганны аеручы) исламның көннән көн прогресста булуы, һич миссионерсыз вә башкалар тарафыннан кызыктырусыз төркем-төркем кешеләрнең дин исламга кермәктә булулары Аурупа вә рус матбугаты тарафыннан бердәм раслана.

Безнең Русиядә дә азмы-күпме хөррият диния булгач та, бер чук (күп) кешеләрнең дин исламга кайтулары яки керүләре һәр көн күрелеп вә ишетелеп тормактадыр.

Бу соң вакытларда христиан попларыннан Иван Александрович Громов исемле бер затның фәкать үзенең теләк вөҗданы илә мөселман булдыгы ишетелмеш иде. Фәкать рус газеталары буның хакта байтак тиешсез вә тугры булмаган нәрсәләр яздылар. Гүя бу акылдан язган бер кеше имеш, буны монастырьга япканнар имеш, мөселман булгач та берничә хатын алган имеш.

Ошбу июнь башларында Казандан үткән вакытымда “Бәянел-хак” сахибе Әхмәдҗан әфәнде Сәйдашевнең ханәсендә очраклы ошбу яңа мөселман булган поп әфәнде илә күрештем. Беркадәр үзе илә мөсахәбәт иттек. Хәзерендә исеме Яхъя Искәндәр углыдыр. Озын ап-ак сакаллы, гүзәл кыяфәтле, мөләем йөзле вә хуш табигатьле бу мөхтәрәм үзенең күптән бирле Аллаһның берлегенә вә җәмигы пәйгамбәрләрнең хаклыгына инанганын, фәкать хөррият булмаганга күрә бунларны ачыктан-ачык сөйли алмый торганын, исламият хакында русчадан бер чук китаплар карап бу дин хакында мәгълүмат алганын, исламияткә каршы язылган миссионер китапларының үзендә гел исламият мәхәббәте арттыруга гына хезмәт иткәнен бәян итте. Татарча тел белми, фәкать сүрәи Фәтиха вә кыска бер ике сүрәне күңелдән ятлаган.

Үзе Уфа губернасы Бирский өязендә Березовка авылында туган. Атасы бер дьякон булган. Укуы семинариядәдер. Укуны тәмам иткән Минзәлә өязендә Кармалах авылында псаломщик булып, аннан соң Минзәләнең үз чиркәвендә дьякон, соңра Златоуст шәһәренә күчерелеп дьякон булып 17 сәнә хезмәт иткән. Соңра Минзәлә өязе Батрас авылында 7 сәнә поп булып, ошбу 1907 елның башларындарак үзенең ислам динендә булганын бәян итеп консисториягә хәбәр биргән. Исламиятне игълан итүе өчен бу кешегә хәзер бер җәза фәлән бирелмәячәк исә дә, рәсми рөхсәт бирелүе шөбһәледер.

Бу яңа мөселманның әүвәлге урыныннан чыгарылачагы, торган җиреннән китәргә вә мәгыйшәтен үзгәртергә мәҗбүр булачагы табигыйдыр. Үз диннәренә кергән кешеләргә христианнар һәр яхшы мөгамәләдә вә ярдәмдә булыналар иде. Безнең мөселманнар да, әлбәттә, бу хосуста, хәмият диния күрсәтүдән кире тормаячаклардыр. Бу кешенең хәзергә адресы Казанда «Бәянел-хак» идарәсендә.

Ф. Кәрими, "Вакыт", 1907 ел, № 186.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG