Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ингушетия мәдәнияте көннәре узды


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Ингушетия белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү нигезендә Казанда Ингушетия республикасы көннәре узды.

9-11 октябрьдә үткән әлеге киң колачлы мәдәни проект татарстаннарны ингуш халкының бай мәдәнияте, үзенчәлекле йола һәм гореф-гадәтләре, аның тарихи-мәдәни, әдәби һәм сәнгати мирасы белән таныштырды.

Мәдәни чараның бай програмында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның Ингушетия мәдәният министры Марет Газдиева белән рәсми очрашуы аеруча зур әһәмияткә ия булды.

Айрат Сибагатуллин белән Марет Газдиева мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Килешүдә театр-концерт, музей-күргәзмә эшчәнлеге һәм китапханә эше өлкәсендә үзара файдалы багланышларны үстерү турында язылган.

XS
SM
MD
LG