Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:59

Казанда мәхкәмә: "Хизб ут-Тәхрир" тарафдарларын сак астында калдырырга


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе тоткарланган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының сигез тарафдарын 9 декабрьгә кадәр сак астында калдыру карары чыгарды.

Русия иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе, 14 октябрьдә махсус операция үткәреп, 36 яшьлек Азат Адиев, 19 яшьлек Әсгать Хафизов, 40 яшьлек Альберт Вәлиуллин, 26 яшьлек Рузил Дәүләтшин, 27 яшьлек Ленар Сәгитов, 24 яшьлек Тимур Үзбәков, 18 яшьлек Радик Зарипов һәм 28 яшьлек Павел Хевронинны тоткарлаган иде.

Әле күптән түгел генә Чаллыда берничә "Хизб ут-Тәхрир" тарафдарларына гаепләү карары чыгарылды. Мөселман Айрат Шакиров Азатлыкка әйтүенчә, мөселманнарга карата басымның көз көне артуы - көч структураларының "эш күрсәтергә" теләве.

XS
SM
MD
LG