Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселман хатын-кызы хокукына багышланган конференция уза


16-17 октябрьдә Казанда “Мөселман хатын-кызы. Хәзерге заманда кеше хокуклары” конференциясе узачак.

Чара хатын-кызлар дискриминацисенә каршы БМО тарафыннан Конвенция кабул ителүгә 35 ел тулуга багышлана һәм анда мөселман хатын-кызларының хокуклары хакында сүз барачак.

“Татар-информ” агентлыгы язуынча, конференциянең максаты − мөселман хатын-кызлары хокукларына кагылышлы халыкара документларны һәм сорауларны уртага салып сөйләшү.

Конференцияне Татарстанда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская оештыра. Анда, шулай ук депутатлар, министрлык, хатын-кыз иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашуы көтелә.

XS
SM
MD
LG