Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гданьскига урыс дөньясы өлеше булган татарлар җыела


Русия тышкы эшләр министрлыгыннан төшкән күрсәтмә аркасында апрельдә булмый калган җыелышын "Европа татарлары альянсы" дигән төркем хәзер җыя. Ул 17 октябрьдә Русиянең Польшадагы илчесе һәм Татар конгрессы җитәкчесе катнашында Гданьски шәһәрендә ачыла.

17 октябрьдә Польшаның Гданьски шәһәрендә "Европа татарлары альянсы" вәкилләре җыелачак. Бу турыда Брюссельдә "Татарлар Бельгиядә" берлегеннән Лилия Вәлиева хәбәр итә.

Билгеле булганча, әлеге альянс вәкилләре 11-13 апрельдә үк җыелырга тиеш иде, әмма бер атна калганда Бөтендөнья татар конгрессы инде билетлар алган кешеләргә бу чараның булмаячагын әйтте. Конгресска боерык Русия тышкы эшләр министрлыгыннан төшкән булып чыкты. Чараны кичектерү сәбәбе төгәл әйтелмәде, ул чакта Мәскәү Кырым белән мәшгуль иде, моны шуның белән аңлатучылар да булды.

Европа татарлары альянсына керүчеләр арасында ул вакытта конгрессның Русия министрлыгы кушуына ризалык биреп утыруы белән килешмәүчеләр дә бар иде. Исемен әйтергә теләмәгән берәү "Ни өчен Русия тышкы эшләр министрлыгы безгә нәрсә эшләргә, нәрсә эшләмәскә икәнне өйрәтеп ята? Без бит Кремльның "курчаклары" түгел. Узган елны бу хакта сөйләштек, күп бәхәсләр булды. Без Европа берлеге кысаларында эшләргә тиешле бәйсез оешма. Шуңа Казан, яки Мәскәүнең безне өйрәтеп ятуын теләмибез. Күрәсең, Кырымдагы хәлләр сәбәпле, сентябрьдә үзләренә кирәкле сүзләрне әйттерәчәк татарларны табып куймакчылардыр. Финляндия татарлары альянска күзәтүче буларак кына кереп дөрес эшләде", дигән иде.

Бу юлы инде Европа татарларының бер өлеше җыенында “күзәтүчеләр” генә булмас төсле. “Татар-информ” язуынча, форум эшендә Русиянең Польшадагы илчесе Сергей Андреев, Гданьскидагы Русия баш консулы Александр Карачевцев катнашачак. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстанның Русиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев тә булачак.

Германия татарлары берләшмәсе рәистәше Венера Вәгыйзова әйтүенчә, иртәгә җыелу, ә шимбә көнне утырыш каралган.

Җыенга Болгарстанда укыткан филология фәннәре докторы Альбина Вәлиева-Хәйруллина Европа татар оешмаларының күмәкләшеп яшәве социаль-психологик аспектлары турында "Халыкара Евразия тикшеренүләре үзәге" дигән проект әзерләгән. Литвадан Рафаэль Мөхсинов чит илләрдә яшәүче литваларның үзләренең этномәдәни үзенчәлекләрен саклап калу эш тәҗрибәсе хакында сөйләргә җыена.

Европа Берлеге илләрендә ватандашларының дини тормышы турында Венера Вәгыйзова чыгыш ясаячак, Европа берлеге илләрендә татар оешмаларының Русия ватандашлары координация шурасы белән хезмәттәшлеге хакында "Британия татарлары ассоциациясе" рәисе Рамил Миңнуллин сөйләячәк.

Бу форумга әзерлек эшләрен альянска сайлап куелган рәис Флүр Шәрипов (Литва) үз өстенә алган. Узган елны корылтай үткәннән соң Литвада урыс телендә чыгучы “Обзор” атналык газетында аның белән әңгәмә басылып чыккан иде. Флүр әфәнде анда яңа оешманың мөһим максатларыннан берсе дип, Европа илләрендә яшәүче татарларга, бигрәк тә дөнья буйлап ирекле хәрәкәт итә башлаган татар яшьләренә, ул илләрдәге җирле халык арасында кем булуларын онытмаска ярдәм итүне атый һәм яшьләрне югалтырга ярамый, ди.

Шул ук әңгәмәдә Шәрипов “Без урыс дөньясының бер өлеше, аның мультикультурасының бер өлеше, без Русия ватандашлары”, дип тә әйтә.

XS
SM
MD
LG