Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:22

4 ноябрьдә Акъяр һәм Акмәчеттә “Рус маршлары”н уздыру планлаштырыла. Оештыручылар сүзләренчә, Акъярда чара сәгать 11.00дә Комсомоллар скверында башланачак. Катнашучылар Ленин урамыннан Нахимова мәйданы ага Лазарев мәйданына барачаклар. Бу хакта е-Крым хәбәр итә.

Чара кысаларында шулай ук “Акъяр - рөхсәтсез миграциягә каршы” оешмасын тәкъдим итү булачак. Маршта катнашуга шәһәрнең барлык урыс оешмалары чакырыла.

Акмәчеттә исә марштан тыш, “Кырым Дәүләт шурасы” бинасы янында демонстрация һәм митинг та планлаштырыла.

Рус маршы – ел саен 4 ноябрь халыклар бердәмлеге көненә Русия һәм БДБ илләрендә урыс милләтчел оешмалары тарафыннан оештырыла торган чара.

XS
SM
MD
LG