Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ренци Миланда узган очрашуны уңай дип бәяләде


Италия премьер-министры Маттео Ренци бүген иртән Миланда Украина хәлләренә бәйле сөйләшүдән соң, низагны чишү мәсьәләсендә уңай үзгәрешләр булачагына ышануын белдерде.

“Европа-Азия” форумы саммиты кысаларында узган эшлекле иртәнге ашта Русия президенты Владимир Путин, Украина президенты Петр Порошенко, Германия канцлеры Ангела Меркель, Франция президенты Франсуа Олланд, Италия һәм Бөекбритания премьерлары Маттео Ренци белән Дэвид Кэмерон һәм шулай ук Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэл Баррозу белән Европа шурасы рәисе Херман Ван Ромпей катнашты.

Очрашу барышында украин низагын җайга салу эшендә алга китеш булачагы турында килешенде.

Путин шулай ук сөйләшүләрне уңай дип бәяләде.

Кэмерон сүзләренчә, Путин Европа илләре башлыклары һәм Европа берлеге илләре вәкилләренә очрашуда Русиянең Украинаның бүленүен яки низагның катып калуын теләмәвен әйткән.

Җомгага каршы төндә Ангела Меркель һәм Владимир Путин шулай ук Украинадагы хәлләр турында сөйләшкән иде һәм анда алар бер фикергә килә алмады.

Пәнҗешәмбе көнне Меркель шулай ук Украина президенты Петр Порошенко белән дә очрашты.

XS
SM
MD
LG