Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФИФА вәкиллеге Казанда футбол дөнья чемпионатына әзерлек белән танышты


Бүген Казанга 2018 елгы футбол дөнья чемпионатына әзерлек барышы белән танышу өчен ФИФА һәм "Русия-2018" оештыру комитетының вәкиллеге килде. Kazan-Arena стадионында алар белән Татарстан премьер-министры Илдар Халиков очрашты.

Кичә белгечләр Петербурдагы әзерлекне тикшерде, Казаннан соң алар Мәскәү белән Сочига юл ала.

ФИФА комиссиясе Казандагы әзерлекне югары бәяләде.

“Kazan-Arena искиткеч. Стадион кулланышта булу сәбәпле, аны бәяләү дә җиңелерәк”, диде 2018 елгы чемпионатка әзерлек һәм координация департаменты башлыгы Кристиан Унгер.

2018 елгы дөнья чемпионаты уеннары Русиянең 11 шәһәрендә, аерым алганда Мәскәү, Калининград, Петербург, Волгоград, Казан, Түбән Новгород, Самар, Сарански, Дондагы Ростов, Сочи һәм Екатеринбурдагы 12 стадионда узачак.

XS
SM
MD
LG