Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:30

Бу атна Нурисламнарның мәктәбендә җир тетрәү булган очракта саклану чараларын кабатлау булган. Калифорниядә җир көн саен селкенеп тора, кайдадыр көчлерәк, кайдадыр бик сизелми. Уку елы башлангач, ел саен мәктәпләрдә куркынычсызлык чарасы оештырыла килә.

Нидән гыйбәрәтме? Мәктәпкә беренче барган елны ул әлеге чарадан “Иң мөһиме укытучы апага карап торырга, аның әйткәнен генә эшләргә” дигәнне өйрәнеп кайткан иде. Икенче елын, селкетү белән, парта астына босарга, дип кайтты. Быелгысыннан бераз канәгать түгел: “биш минут парта астында, аннары бер сәгать бакчада, җирдә утырдык” диде.

Мондый чаралар һәр оешмада, һәр мәктәптә үтә. Бу хакта, гадәттә, алдан хәбәр итәләр. Елдан ел кабатлап килгәч, әлеге кагыйдәләр кешенең канына сеңә, күрәсең, җир тетрәү булсын, янгын – халык куркынычсызлык кагыйдәләрен куллана, һәлакәттә корбаннар бик булмый, булса да, бик аз.

Берничә ел элек мин Миннесота штатында урнашкан тел өйрәнү җәйге лагерында урыс телен өйрәнүче балалар белән эшләдем. Монда лагерь эшен башлаганчы, башта вожатыйларны җыеп эш рәтенә өйрәтәләр, шул исәптән куркынычсызлык кагыйдәләренә дә. Смена барышында һичшиксез бер тапкыр “ялган тревога” булып ала. Әлеге тревоганың булачагын, гадәттә, директор һәм берничә вожатыйдан кала беркем белми. Тревога ачы итеп кычкыртудан башлана. Әлеге тавышны ишетү белән лагерьдагы бар кеше Мәскәү йә Петербур коттеджларына йөгерергә тиеш, кайсысы якын шунда чабасың. Бу ике коттедж бер-берсе белән телефоннан араны өзми, гел аралашып, яңалыклар җиткереп, балалар санын белешеп тора. Җаваплы кеше балаларны исемлек буенча саный. Калган вожатыйлар чиратлап һәр коттеджны тикшерә, шкаф, ванна-туалет бүлмәсе, карават асларын, бар урыннарны да карап чыкасы. Бу вакытта кояшлы көнме, яңгырлымы, судагы коткаручы туктамый чумып, күл төбен тикшерә. Балаларның барлыгы исбатлангач кына коткаручы судан чыга, лагерь эшен дәвам итә. Тревога булган көнне армансыз булып арыйсың, чөнки туктамый барлык коттеджларга чабарга туры килә, атлап түгел, чабып йөрисең. Гадәттә, әнә шул ялган тревогадан ерак киткән юк иде.

Сонгы ел эшләгәндә чыннан да тревогалы көн булган иде. Бер бала коттедждан дәрескә киткән, озаклаган, барып җиткәнче укытучы моны югалтып, кайдалыгын белешергә сорап чылтрата, тегендә дә юклыгы ачыклана. Кыз һаман юк. Тревога кычкыртуга чаптык төп коттеджга. Балаларның күбесе монда, бик әзе генә Мәскәүдә булырга тиеш. Саныйлар, бер бала саны җитми. Тревога туктатылмый, дәвам итә. Шул чак күрәм, Аврамның (аның директорны ялга җибәреп, үзе җитәкче булып калган чагы) борчылуы сизелми. Бер кисешкәндә сорыйсы иттем. Быел беренче генә эшләгән кыз, балаларны санаганда хата җибәрә дә, шуңа очын очка чыгара алмый икән.

– Ник үз кулыңа алып, дөресләмисең, дим.
– Ярамый. Ул кешене үзем эшкә алдым. Мин аны алай кимсетергә тиеш түгел, диде.

Вожатый санны санга тутырмыйча эзләү процессы туктатылмады, судагы коткаручы судан зәңгәрләнеп чыкты, аннары лагерь кадимге эшен дәвам итте.

Балаларның беренче көнендә үк бөтен лагерь буенча йөртеп, куркынчсызлык кагыйдәләре белән таныштыралар. Әйтик, су коенырга килгәндә муеныңа исемең язылган табличканы тагып киләсе, ансыз, коткаручы суга кертмәячәк. Табличкаңны салып, махсус әрҗәгә эләсең, судан чыккач, табличкаңны алып киясең. Онытып калдырган очракта, беркем лагерь буйлап сине эзләп йөрми, коткаручы судагы балаларны саный, табличкаларны саный да, балалар ким, табличкалар күбрәк булса, шундук тревога сигналы бирә. Чөнки суга да балаларны санап кына кертәләр. Берсе чыга, берсе керә. Өемнәре белән суга керү юк. Су буенда өч коткаручы эшли, кулларында һәрчак коткару чаралары булды.

Үзебезнең, балаларның куркынычсызлыгы бары тик үзебезнең кулда шул. Сакланганны саклармын, дигән бит Ходай да.

XS
SM
MD
LG