Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:50

Лилия Фрай туган җирен калдырып, гаилә бәхете өчен Лос Анжелеска килгән, максатына ирешү юлында күп көчен салган хатын-кыз.

Көньяк Калифорния татарлары оештырган чараларга йөри башлагач, бик күп үзенчәлекле кешеләр белән танышырга туры килде. Һәркемнең үз тарихы. Кемнеңдер тормыш юлы гади генә, тип-тигез, ә кемнәрнеңдер бормалы-сикәлтәле. Һәркем үз язмышын үзе яза, диләр. Лилия Фрай (кыз фамилиясе Фатыйхова, иҗади исеме Лилия Царина) туган җирен калдырып, гаилә бәхете өчен Лос Анжелеска килгән кеше. Максатына ирешү юлында күп көчен салган хатын-кыз.

– Лилия, Русиядә син кем идең, кайда яши идең, бирегә ничек килеп чыгасы иттең?

– Мин Татарстанның Чаллы шәһәрендә туып үстем. 1996 елда Русиянең 500 кызы һәм 20 американ ир-егете катнашкан кичәгә чакырдылар. Шунда үземнең тормыш иптәшемне очраттым. Аңарчы үз бизнесым бар иде, махсус заказлар буенча күннән кием-салым тегә идем, базарда да сата идем. Булачак тормыш иптәшем шул очрашудан соң мине кәләш визасы буенча Америкага чакырды, 1997 елда без өйләнештек. Дөресен әйтим, чит илдә яшәү турында хыялланганым да булмады, мин үземнең туган шәһәремне бик ярата идем. Хәзер дә яратам. Шулай итеп, тормышым кырка үзгәрде дә куйды.

– Лос Анжелеста сине ни көтә иде? Синең өчен нинди мөмкинлекләр бар иде?

– Биредә телне ишетә, аңлый башлар өчен генә дә бер ел вакытым китте. Чөнки килгәндә минем инглизчәм бик яхшы түгел иде. Бер елдан Русия һәм элекке СССР дәүләтләренең кайберләрендә эшли торган чәчәк һәм бүләкләр алып барып тапшыручы интернет кибет ачтым. Һәр эшчене үзем сөйләшеп кабул иттем, ешрак туганнарым-дусларым эшләде. Бу компания күбрәк чәчәк яки бүләк җибәрергә теләүче Америка ир-атына хезмәт күрсәтте. Без биш шәһәрдән бизнесны 350 шәһәргә җиткездек. Моннан тыш, тәрҗемә агентлыгы ачып җибәрдем. Чөнки бүләк-чәчәк җибәрүче клиентларым тәрҗемәгә мохтаҗ иде, аларга хат, ниндидер документлар, телефон сөйләшүләрен тәрҗемә итү кирәк. Русиядә яшәүче берничә тәрҗемәче белән эшләдем шулай.

Ун еллап барды бу хезмәтем. Болардан тыш, һәрвакыт модель буласым килә иде. Әмма гел генә эш күплеге комачау булып килде. Икенче балам Дилонга авырлы чакта фотосессия оештырасы иттем. Бу миңа бик ошады. Моңа кушып, актер өсталыгы буенча дәресләр ала башладым. Чөнки ул бер үк сферага карый. Ниндидер танышлыклар барлыкка килде. Әкренләп кечкенә рольләрдә кинога төшә башладым, берничә спектакльдә уйнадым, рекламада төштем. Әкрен генә эшләрем бара иде.

Лилия Фрай "The Echo Game" фильмында

Лилия Фрай "The Echo Game" фильмында

– Дөресен әйтим, "The Echo Game" фильмын карарга курктым. Мондый кинода уйнау куркыныч түгелме?

​– Бу фильм ахырында минем героиням үлә, шуңарга үзенчәлекле грим, бик күп ясалма кан белән буялырга туры килде. Төшкән чакта куркынычын тоймадым. Ә менә әзер фильмны карау мине дә тетрәндерде. Улым белән бергә караган идек, ул берничә төн йоклый алмады. Бу минем төп хатам: улыма күрсәтмәү кирәк булган. Фильмдагы үлемне бик авыр кичерде.

– Урыс артисткасы Ирина Апексимова вакытында Америка яулап караган кеше. Бер интервьюсында ул шул елларын искә алып, "Мы там никому не нужны" диде. Бу чыннан да шулаймы?

– Ул хаклы. Ул бик хаклы. Бу чыннан да шулай. Һолливудка кереп китү бик авыр. Кайда һәм кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә миңа акцентымны бетерергә тәкъдим иттеләр. Әгәр кинога төшәсең, эшлисең килә икән, миндәге акцент булмаска тиеш, сөйләшү бары тик чын американча булса гына биредә син нидер ота аласың. Шул ук вакытта, әгәр әлеге акцентың булса, син американ булмаган кеше рольләренә өмет итә аласың, дип тә әйтеп килделәр. Инглизчәдә акцент белән сөйләшү мине туктата алмас иде, әмма биредә чыннан да төп рольләргә чыгу бик авыр мәсьәлә.

Лос Анжелеста яшәүче артистларның 95 проценты көчкә очын-очка җиткезеп яши. Аларның хезмәт хакы бик аз исәпләнә. Ә менә миллионер йолдызлар бары биш процент кына. Кайдадыр югарыга эләгү өчен танышлык, блат кирәк. Танышың булса гына зур рольләргә өмет итә аласың. Дусыңмы, туганыңмы, иреңме, сөяркәңме - сиңа ярдәм итәрдәй кешеләрне белү кирәк, барсы да блат ярдәмендә генә эшләнелә. Гадәттә, режиссерлар, продюссерлар үзләре белгән кешеләр белән эшли, бар җиргә дә үз кешеләрен кертеп җибәрергә тырыша. Бик сирәкләре генә бер белмәгән кешене эшкә аладыр.

– Мәскәүдә дә шундый ук хәл кебек. Татарның нинди генә талантлы егет-кызы булмасын, кинога бер Чулпан Хамматова үтеп керде, Волковлар гаиләсе килене булмаса, бәлки аңа да юл ачылмас иде дип уйлыйм.

– Шулай. Төртеп чыгарыр кешең булмаса, нәрсәгәдер өмет итү мөмкин түгел.

– Американнар Русиядән килгән кешене урыс буларак кына кабул итә, кайдадыр тагын ниндидер милләтләр яшәве алар өчен зур ачыш була. Син үзеңне урыс түгел дип исбат итәсеңме?

– Башта ирем миңа "үзеңнең мөселман булуыңны кешегә әйтмә" диде. Нигәдер ояла иде минем динемнән. Ә мин киресенчә, барсына үземнең татар икәнемне сөйли идем.

– Балаларың синең татар икәнеңне, аларның да яртылаш татар балалары булуларын аңлыйлар, беләләр инде, димәк?

Лилия Фрай улы Дилан һәм кызы Тиффани белән

Лилия Фрай улы Дилан һәм кызы Тиффани белән

– Әлбәттә. Чаллыга кайтканнары бар. Кызым бик яратмый кайтырга, ә улыма бик ошый. Кызым Тиффанига 14 яшь, аның монда үз тормышы, дуслары, кызыксынуы, ЛА-да аңа күңеллерәк. Ә улым Диланга 10 яшь, аның бик кызыксынучан чагы.

– Сиңа авыр булмаса сорыйм әле, ни өчен аерылышырга булдыгыз?

– Сәбәпләре күп иде инде аның. Беренчесе – без бер-беребезне узып киттек. Мин укымыйча тормыйм. Һәрвакыт белемгә омтылдым, дөнья белән кызыксындым, сәяхәт итәргә яраттым. Ә ул андый түгел иде, минем үткән тормышымда торып калды, мин аны узып киттем. Кызыксынулар уртак булыр дип, үзем укыган әдәбиятны, китапларны биреп карадым, ул укырга яратмады, кызыксынмады. Нәтиҗәдә безнең уртак кызыксыну, сөйләшер сүз калмады.

– Русия матбагасы чит ил ирләре белән урыс хатыннарының аерылышуын, балалар бүлешеүен тәмләп чәйни. Озакка сузылган бу процесста, гадәттә, ирләр җиңеп чыга. Балалар әтиләре белән кала, Руссиягә әйләнеп кайткан хатыннарның трагедиясен тагын тәмләп язалар, күрсәтәләр. Русия иреннән аерылсаң да, авыр булыр иде. Ә менә Америкада аерылу процессы ничек бара?

– Русия хатыннарының гаугалы аерылышуы балаларны Русиягә алып кайтып китәргә теләүдәндер. Америкадагы аерылышу хакында мин сиңа шуны әйтәм: канун буенча ир дә, хатын да тигез хокукка ия. Русиядә нигездә балалар әни белән калса, биредә абсолют тигезлек. Судья һәр нәрсәне 50гә 50 итеп бүлә. Бала вакытының яртысын әтисе белән, яртысын әнисе белән уздырырга тиеш. Ул атнаны икегә бүләләрме, бер атна әтидә, бер атна әнидә яшиячәкме, анысын тагын үзара сөйләшәләр. Шулай ук атна буе әнисендә яшәп, ялларга әтигә барган балалар бар. Аерылышканда, мин ана кеше, хәзер балаларымны алам да, башка илгә чыгып китәм, дип йөрү зур хата. Балаларга яхшырак булсын өчен аталары белән уртак фикергә килү зарур. Судья бер якны гына кайгыртмый, ул да балаларга кайда яхшырак булачагын карый, тикшерә. Ул һәрвакыт балалар ягында. Минекеләр атна буе әтидә яшәп, ялларга миңа килә.

– Еш кына балалар хакына дип, ир белән хатын гаиләне саклап калырга тырыша. Бер-берсен күрә алмаса да, бер кыек астында гомер сөрә.

– Мондый мөнәсәбәттә яшәгәнче, мин аерылу ягында. Кызым да, улым да, безнең аерылышуга сөенде генә, чөнки гаилә булып яшәгән 12 ел эчендә, бигрәк тә соңгы дүрт елы гел талаш, әрләш, бәхәстән торды. Балалар бит шуны күрә, аларның да күңелләрендә курку, борчылу кереп утыра, гел елый торганнар иде. Аерылышканнан соң, минем йортымда да, әтиләренең өендә дә тынычлык урынлашты. Балалар бәхетле, алар ике йортта да куанып яши, тормышларын җайланды, дип саныйлар. Шуңа күрә, бер-береңне аңламыйсың икән, аерылуың хәерлерәк дип саныйм.

Аерылышудан соң тормыш бетмиме?

– Минем өчен башланды гына. Яңадан туган кебек булдым. Үземне үзем таптым, тормыш ямен, тәмен тойдым. Быел миңа 40 яшь тулды, яңа тормышны башлап кына торам!

– Аерылганнан соң кире Русиягә кайтып китү турында уйламадыңмы?

– Юк. Ни өчен икәнен аңлатам: чөнки кызым мәктәптә укый иде инде, аны әлеге мохитеннән аеру дөрес булмас иде. Балаларым үсеп җитмичә Лос Анжелестан кайдадыр күченеп китүне дөрес дип санамыйм. Ялгыш кына да башыма андый фикер килгәне булмады. Аерылган чакта элекке ирем белән балалар укыган чорда башка штатка да күченү мөмкин түгел дип, килештек.

– Гаилә таркалгач, кино белән дә араң өзелдеме?

Лилия Фрай Таҗ Маһалда

Лилия Фрай Таҗ Маһалда

– Дөресен әйткәндә, гаиләдәге аңлашылмаучанлык мине сәхнәгә, кинога этәрде дә инде. Гаилә проблемнарыннан актер маскасы артына качарга тырыштым. Никахта миңа авыр булды, ә актерлык ниндидер җиңеллек китерә иде. Кинода төшү проблемнарны оныттырды. Аерылышканнан соң, актерлыкның, киноның кирәге калмады кебек тоелды.

Интернет-кибет ачтым. Быел Индиягә сәяхәт кылдым, туган көнемне Таҗ Маһалда билгеләдем, шунда күңелдә китап язарга кирәклеген тойдым. Моңарчы яшәдем, тәҗрибә тупладым, ниндидер кимәлдә үземне эзләдем. Хәзер үземне ышанычлы тоям, кем икәнемне, нәрсә кирәклеген яхшы беләм. Башкача ир-аттан үземне түбәнсетергә ирек бирмәячәкмен. Элекке ирем үзем рөхсәт иткәнгә мине түбәнсеткән һәм хурлаган. Башкача мондый мөнәсәбәтне рөхсәт итмим. Үземне хәзер яратам һәм хөрмәт итәм, башкалардан да шундый ук мөнәсәбәт көтәм.

– Хәзер син һәрвакыт сәяхәттә, шикелле.

– Әйе, Сингапурдан кайтканга айга якын гына. Ахирәтем туена чакырды, баш тартмадым, барып күрәсем килде. Туйда 400 кунак, филиппин һәм малайзия традицияләрендә уздырдылар. Көн дәвамында дүрт тантана булды, кәләш һәр тантанага яңа күлмәк киде. Бездә туй ахырына торт чыгаралар, ә менә Сингапурда торт урынына катырга торт чыгардылар. Аның янында фотога төштеләр дә бетте-китте. Анда гомумән татлы әйбер, десерт ашамыйлар икән. Бәлки шуңадыр алар барсы да кечкенә һәм ябык. Туйда десерт урынына манго, ананас һәм җир җиләгеннән аш китерделәр. Туй, минемчә, бик үзенчәлекле аларда. Анда барганыма, шундый матур йолалар белән танышканыма сөенеп йөрим.

– Туй үзе ничек уза соң? Күп эчәләрме? Тамадалары бармы? Җырлыйлар-бииләрме?

– Тамада кебек халыкның күңелен күрүче кешеләре бар иде. Туй сәгать 12дә чиркәүдә язылышудан башланды. Аннан барлык кунаклар туры кәләш йортына китте. Анда чәй эчү церемониясе булды. Бу тантана барышында яшь гаиләне кыз ягы туганнары котлады. Кәләш үзенең һәр туганына чәшке белән чәй бирә, кунаклар җавап итеп, аларны котлады һәм конверт белән акча бүләк итте. Гомумән, 400 кунак арасыннан бер мин генә бүләк тотып килгән идем, барсы да акча бирә. Туган-тумача бүләк акчасын әнә шул чәй тантанасында тапшыра. Килен йортында чәй эчтек, бераз ашадык, спиртлы эчемлек бөтенләй булмады.

Килен йортыннан без туй өчен махсус арендаланган залга киттек. Анда тагын чәй церемониясе уздырылды, бу юлы кияү егете ягыннан котлау һәм бүләк акчаларын кабул иттеләр. Шуннан соң гына туй үзе башланып китте. Халык сыра һәм кызыл шәраб эчте. Сигез төрле ризык чыгардылар. Бар халык кытай таяклары белән ашый, моңарчы үземне ул таякларны куллана беләм дип саный идем, анда баргач белмәгәнемне аңладым (көлә). Тагын күзгә ташланган әйбер шул булды, анда халык бик аз ашый.

– Чәй церемониясе дидең, аларның чәй эчүе безнекеннән нәрсәсе белән аерыла?

– Туйда игътибар иткәнемчә, алар чәйне балалар уенчыгыдай чәшкедән эчә. Кемгәдер кунакка килсәң, шундый чәшкегә әз генә ясап бирәләр. Нинди чәй эчәләрме? Аларда берничә төр чәй бар. Яшел чәйләре матэ чәе кебек, бусы булды бер. Кытай чәе дип аталганы безнең ясминле яшел чәй кебек. Өченче чәйләре tehterik дип аталган малайзия чәе, ул махсус тәмләткечләр һәм сөт кушылып ясала. Ул Һиндостан чәенә дә охшамаган, үзенчәлекле тәмле чәй.

Тагын шунысы аптыратты мине Сингапурда – 35 яшькәчә хатын-кыз үзенә яшәү урыны сатып ала алмый. Син кияүдә булсаң, йә 35 яшьтән зуррак булсаң гына торак ала алсың. Өйләнешкән парларга дәүләт ярдәм итә. Яшь гаиләгә бик очсызга гына, үз бәясеннән 20 процентын түләп торак алу мөмкинлеге бар. Әмма әлеге торак 99 елга гына бирелә. Әлеге вакыт узуга дәүләт торакны кире алачак.

– Сингапурдан син тагын сәяхәт планлаштырып кайткансың дип беләм?

– Әйе! Сәяхәттә Оманнан яңа дуслар таптым. Киләсе язга шунда җыенам, ә әлегә гарәп телен өйрәнәм. Балалар, хатын-кыз белән аралашасым килә. Оманда легаль рәвештә дүрт хатын алырга мөмкин. Бүгенгәчә күп хатыннар укый-яза белми икән. Күпләр инглиз телен белми, гарәп телен өйрәнеп шул хатыннар белән сөйләшәсем килә.

– Син сәяхәттә йөрергә бик яратасың шикелле?

– Әлбәттә! Мин теләсә кайсы дәүләттә, теләсә нинди җирдә яшәргә дә өйрәнә алыр идем дип уйлыйм. Теләсә нинди телне дә өйрәнер идем. Минем өчен бу проблема түгел. Ирем белән яшәгәндә ул бер кайда чыкмый иде, бер кайда йөрергә яратмады. Минем белән дә бармады, миңа да рөхсәт итми иде. Аерылгач, үз-үземә һәр өч ай саен сәяхәткә чыгачакмын дип сүз бирдем. Әлегә кадәр сүземдә торам. Менә биш ел инде өч ай саен кайдадыр чыгып китәм. Быел гына мин биш төбәк күреп кайттым: Луизиана, Невада, Вашингтон штатларын, Һиндстан белән Сингапур. Моннан тыш Юта штатының Солт Лейк сити шәһәрен гиздем, балалар белән Youtubeка багышланган махсус конференциядә булып кайттык.

– Русиягә еш кайтасыңмы?

– Бик еш дип әйтә алмыйм. Өч-дүрт елга бер кайтып киләм. Анда минем барлык туганнарым, әнием яши. Лос Анжелеста ике баламнан кала бер кемем дә юк. Әнием өч елга бер кунакка килә. Болай атна саен чылтратышып, сөйләшеп торабыз.

– Татар телен белмим дисең, үзеңне татар дип саныйсыңмы?

– Әлбәттә! Мин бөтен җирдә үземнең урыс милләтеннән түгеллегемне, татарлыгым хакында әйтә киләм. Кем генә сораса да үземнең туган шәһәрем Чаллы хакында сөйлим, картадан күрсәтәм. Бу шәһәрнең кайда урнашканлыгын сез белергә тиеш, дим. Мин туган шәһәрем белән бик горурланам. Анда туып-үсүем белән горурланам. Чаллыны бик яратам! Дөньядагы бар кешеләр дә бу шәһәр турында белергә тиеш дип саныйм.

– ЛАдагы татар җыеннарын берсен дә калдырмый киләсең. Беренче тапкыр ничек килдең, хәтерлисеңме?

Лидия Фрай әнисе белән Лос Анжедес Нәүрүзендә

Лидия Фрай әнисе белән Лос Анжедес Нәүрүзендә

– Килгән чорда гел американнар белән генә аралаштым. Ике ел ярым узгач кына беренче урыс кызы белән таныштым. Аннары ничектер урыслар белән танышлык китте. Сигез ел узгач кына Лос Анжелес татарлары белән танышу насыйп булды. Алар Гүзәл белән Эрнест иде. Тагын берничә елдан Эмил Хисамов һәм Эмил Мөбәрәкшиннар беренче Сабантуен оештырды, шунда барганымны хәтерлим. 2007 ел бугай иде. Аңарчы бер генә татарны да белми идем.

Хәзер һәр чарага йөрергә тырышам. Миңа анда аралашу ошый. Татарлар ачык, аралашучан халык. Очрашулар дустанә мөнәсәбәттә уза. Үземнең тамырымда татар канын тоям. Үзебезнең милли йолаларыбызда, бәйрәмнәребездә катнашуны кирәк саныйм.

– Балаларыңа татарлыкны берәр ничек бирергә тырышасыңмы, әллә американ булып кына үсәләрме?

– Минем Русиядән килүем, татар булуым турында беләләр алар. Әмма үзләренең татарларга бәйләнешен тоймыйлар. Америкада туганнар икән, үзләрен американ саныйлар. Бик каты йогынты да ясыйсым килми, әмма кызыксынулары булса, сөйләячәкмен, аңлатачакмын. Өч яшькә кадәр урысча да, инглизчә дә сөйләшә иделәр, мәктәпкә киткәч, урыс теле онытылды, кызым әле урысча аңласа да, инглизчә җавап бирә, ә улым бары тик инглизчә генә сөйләшә. Әмма кызыксынуы булса, теләсә кайсы яшьтә дә кеше телне өйрәнә ала. Миңа кырык тулды, мин яңа тел өйрәнәм. Теләк кенә булсын.

– Бу беренче өйрәнгән телеңме?

– Юк, нндидер илгә барырга планлаштырсам, шул илнең телен өйрәнә башлыйм. Парижга барыр алдыннан француз телен өйрәндем, Балига җыенгач индонезия һәм бали телләре курсларына йөрдем. Япон теленнән дә дәресләр алдым, хәзер гарәп телен өйрәнәм.

– Барып кайткач, бу телләр онытыла торгандыр?

– Күпчелеге баштан чыкса да, күпмедер сүзләре хәтердә кала барыбер. Практика булмаса, бик тиз юкка чыга.

– Сәяхәт, китап язудан кала ни белән шөгыльләнәсең? Сәяхәткә дә акча кирәк бит әле?

– Интернет кибетем бар. Шулай ук Амазон, Ибэй, үз сәхифәм аша уенчыклар, әйтик, фильм яки видеоуен геройлары уенчыкларын сатам. Моннан тыш, интернетта акча эшләргә өйрәтәм, шәхси дәресләр бирәм. Ни дисәң дә, бу эш белән биш ел шөгыльләнәм, өйрәтерлегем бар. Бу бизнес миңа сәяхәт кылырга мөмкинлек һәм ирек бирә.

Интернет кибетнең нигезе тәвәкәллектән тора. Син һәр көн кыю адым ясыйсың. Әйтик, сатуга тауар аласың – аны сатып акча эшли аласыңмы-юкмы, монысы – икенче эш. Вакыт белән тәҗрибә дә килә, бу яки теге тауар сатыламы-юкмы, кайсы вакыт кулай килә, нинди бәйрәм алдыннан китүе мөмкин, син аңлый, яки алдан тоемлый башлыйсың. Үз хаталарыңны киметү өстендә эшлисең. Үземә охшаган, үзем яраткан тауарны түгел, сатып алучы теләгәнне сатам. Мин һәрвакыт базарны күзәтәм, кешеләр ни ала, ни алырга тели. Әйткәндәй, сатып алучыларның теләге дә үзгәреп тора, бу айда бер төрле тауар кызыксындырса, икенче айга башка төрлесе кирәк. Еш кына улым киңәшләр бирә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG