Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башнефть" дәүләткә кирәк


"Башнефть" язмышы мәхкәмәдә 23 октябрь каралачак. Белгечләр акчаларның дәүләткә кире кайтарылачагына шикләнми.

Баш прокуратура һәм Русия милек комитетының "Система" корпорациясенә белдергән дәгъвасы мәхкәмәдә 23 октябрь каралачак. Анда корпорациянең бер өлеше булган "Башнефть"не дәүләткә кайтару эше тикшереләчәк.

Ай башында Русия президенты Владимир Путинга "ВТБ Капитал" форумында бу хакта сорау бирелгәч президент "Башнефть" эшенә катнашмаячагын белдергән иде. Сорауны аңа Prosperity Capital Management ширкәтеннән Александр Бранис бирде. Бранис фаразлавынча, дәүләт ширкәтне кире үзенә кайтарырга тели, гәрчә Путин үзенең сайлауалды капманиясе вакытында хосусыйлаштырылган ширкәтләрне кире кайтару каралмаганын, моның икътисадның паралич хәленә китерәчәген әйтсә дә.

Евтушенков кайчан нәрсә алган

2005 елда "Система" корпорациясе Башкортстан ягулык комплексының алты ширкәтенең зур булмаган өлешләрен сатып алган. Ел дәвамында "Система"га күчкән хиссәләр саны арткан. Якынча Евтушенков җитәкләгән корпорация Башкортстан ягулык тармагының дүрттән бер өлешенә хуҗа булган. Бу хиссәләрнең базар бәясеннән күпкә арзанракка сатылганы ачыкланган. Нәтиҗәдә апрель аенда "Башнефть" ширкәтен канунсыз хосусыйлаштыру буенча җинаять эше ачылган.

Тикшерү ниләр ачыклаган

Евтушенков элекке Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовка урланган милекне легальләштерергә ярдәм итүдә гаепләнә. Урал Рәхимовны хәзер эзлиләр, аңа каршы җинаять эше апрельдә ачылган. Аның Австриядә яшәве билгеле.

Русиянең тикшерү бүлеге әлеге эш уңаеннан "Башнефть" хиссәләрен (акцияләрен) сатып алган "Система" ширкәте башы Владимир Евтушенковны 16 сентябрь өй сагына алды.

Прокуратура кем сүзенә ышана

Тикшерүчеләр Евтушенков, Левон Айрапетян һәм Урал Рәхимовка каршы бу гаепләүләрне 2007 елдан бирле Башкортстанда террор гамәлләре һәм үтерүләр, шул исәптән "Башнефть" белән бәйле үтерүләр оештыруда гаепләнеп гомерлеккә иректән мәхрүм ителгән элекке сенатор Игорь Изместьев сүзләренә нигезләнеп әзерләгән, дип яза Forbes. Мортаза Рәхимов республика ягулык комплексын "Система" корпорациясенә сатасы килмәгән, ширкәтнең үз контроленнән китүен теләмәгән иде, ди Изместьев. Аның сүзләренә караганда, Рәхимов 2005 елда "Система" корпорациясе вәкилләре һәм Айрапетян утырып килгән очкычка Уфа һава аланына утырырга да рөхсәт итмәгән булган. Белгечләр "Башнефть" хиссәләренең "Система" корпорациясеннән кире алыначагы шик тудырмый, дип саный.

Хәйрия фонды үз эшен туктатты

"Урал" хәйрия фонды барлык проектларын финанслауны туктатты, дип хәбәр итте фондның матбугат вәкиле Андрей Игнатенко. Фондка акча биреп торган "Урал-Инвест" дип аталган "кече" ширкәтнең акчалары туңдырылган. Фонд моның сәбәпләрен белер өчен Русиянең тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. "Урал-Инвест" акчалары "Башнефть" ширкәтенең "Система" финанс корпорациясенә канунсыз сатылуын тикшерү кысаларында туңдырылды.

"Урал" фонды акчаларын кулга алуны җәмәгатьчелек яхшы хәбәр буларак кабул итә дип уйлыйм
"Урал" фонды сәламәтлек саклау, инвалидлар өчен спорт, иҗтимагый эшләр, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать өлкәләрендә дистәләгән проектны финанслый. Фонд "Салават Юлаев" хоккей такымы һәм аның "Толпар" исемендәге яшьләр төркемнәренә, Нефтекама шәһәрендәге "Торос" һәм "Батыр" хоккей такымнарының генераль иганәчесе булып тора. Фонд акчаларын кулга алу әлеге төркемнәрне, шулай ук Уфаның Җәмигъ мәчетен төзү, ветераннарга хастаханә өчен яңа бина төзетү кебек эшләрне туктата. Фондның интернет сәхифәсендәге мәгълүматларга караганда, 2006 елның апреленнән 2014 елның сентябренә кадәр 285 оешмага 26,78 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән.
XS
SM
MD
LG