Accessibility links

Шагыйрь Рафаил Хафизов 65 яшен билгеләде


Җырчы Радик Динәхмәтов Рафаил Хафизов сүзләренә язылган җыр башкарды.
Җырчы Радик Динәхмәтов Рафаил Хафизов сүзләренә язылган җыр башкарды.

Башкортстан Язучылар берлегендә Дүртөйледә яшәп иҗат итүче шагыйрь Рафаил Хафизовның иҗат кичәсе узды.

Чара шагыйрьнең 65 яше уңаеннан узды. Анда шагыйрьнең якташлары – Дүртөйле районының “Дулкыннар”, Илеш районының “Балкыш” иҗат түгәрәкләре әгъзалары, шагыйрьнең туганнары, дуслары, каләмдәшләре катнашты.

Иң җылы сүзләр - якташларныкы
Иң җылы сүзләр - якташларныкы

Иҗат кичәсе Башкортстан Язучылары берлеге идарәсе рәисе Наил Гаетбайның юбилярны котлавы белән ачылды. Аннан соң шагыйрьнең каләмдәшләре, якташлары сүз алды. Күренекле башкорт шагыйре Ирек Кинҗәбулатов үзенең авырып яткан җирдән килүе, хатыны: “Син үлгәч тә Хафизовның юбилеена кабереңнән чыгып барырсың инде”, дип калуын әйтеп шаяртты. Кинҗәбулатов Башкортстанда рәсми 50 һәм 75 яшьләр генә юбилей булган бер вакытта Рафаил Хафизовның 65 яшен билгеләве зур батырлык булуын әйтте.

Рафаил Хафизов китаплары һәм аның мөхәррирлегендә чыккан басмалар
Рафаил Хафизов китаплары һәм аның мөхәррирлегендә чыккан басмалар

Язучылар берлегенең татар прозасы секциясе рәисе Дилбәр Сөләйманова Рафаил Хафизовның элек үзе өчен, аннан соң гаиләсе, хәзер килеп кешеләр өчен эшләве турындагы сүзләрен әйтеп, аның ярдәмендә һәм мөхәррирлегендә чыгарылган китаплар хакында сөйләде. Бүгенге заманда башкалар өчен тырышучы шундый кешеләр күбрәк булсын иде дигән теләкләрен әйтте.

Дүртөйле районының мәдәният сарае башлыгы, язучы Мөдәрис Мөсифуллин шагыйрьнең бәйрәм чарасы соңлап уздырылуы уңаеннан: “Безнең якта язын туучыларның юбилеен – көз, көзен дөньяга килүчеләрнең – яз үткәрү гадәте бар”, дип шаяртты.

Рафаил Хафизовны туган ягы – Илеш районы һәм бүген яшәп иҗат иткән Дүртөйле шәһәре вәкилләре чират торып котлады.

Кичәдә Рафаил Хафизовның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Рафаил Хафизов 1949 елның 9 апрелендә Илеш районының Лена авылында туган. Дүртөйле районының “Дулкыннар” иҗат түгәрәген оештырган һәм бүген дә аның белән җитәкчелек итә. Соңгы елларда Дүртөйле һәм Татарстанның Чаллы каләмкярьләре арасында дуслык күпере урнаштырып, бик күп очрашулар оештырды. Дистәгә якын китап авторы.

XS
SM
MD
LG