Accessibility links

Русия ислам институтында хәләл индустрия мөмкинлекләре тикшерелә


Казандагы хәләл "Бәхетле" кибете
Казандагы хәләл "Бәхетле" кибете

20 октябрьдә Русия ислам институтында "Татарстанда һәм Идел буендагы башка төбәкләрдә хәләл индустрия"гә багышланган түгәрәк өстәл уза. Бу хакта Татарстанның "Хәләл" комитеты хәбәр итә.

Чарада Тукай, Минзәлә, Менделеевски мөхтәсибәтләре имамнары, Сарытау өлкәсе вәкилләре, институт мөгаллимнәре, "Хәләл" комитет вәкилләре катнашачак. Түгәрәк өстәлдә хәләл тауар җитештерү, аңа сертификат алу, чит илгә хәләл тавар җитештерүчеләр янына ничек бару мәсьәләләре дә каралачак, дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG