Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либерия президенты Эболага каршы актив көршергә чакыра


Элен Джонсон-Серлиф
Элен Джонсон-Серлиф

Либерия президенты, Нобель Тынычлык бүләге иясе Элен Джонсон-Серлиф Эбола чиренә каршы активрак көршергә чакыра. Бу мәсьәләне “тикшерү һәм теорияләр вакыты” чыкты, ди ул.

“Би-би-си” аша тапшырылган ачык хатта президент, чирнең чикләрне белмәвен, Көнбатыш Африкада Эболадан зыян әлеге төбәктә һәм дөньяда үзенең барлыгын нык белдерә", ди Элен Джонсон-Серлиф.

“Бу вируска каршы көрәш ярдәм итә алырдай һәр дәүләттән үзенә йөкләмәләр алуны таләп итә – ашыгыч фондлар оештырумы, медицина белән ярдәмме, йә булмаса клиник тикшеренүләрме”, диелә хатта.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматларына күрә, Эбола чиренең соңгы арада җәелеп китүеннән 4500 кеше вафат булган. Күпчелеге Либериядә һәм аның белән чиктәш Гвинеядә һәм Сьерра-Леонда. Европа һәм АКШта да әлеге вирус белән чирләү очраклары бар.

XS
SM
MD
LG