Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә Чәкчәк бәйрәменә яшьләр җыелды


Эльвира Кәримова
Эльвира Кәримова

Шәһәрнең мәдәният үзәгенә чәкчәк әзерләргә оста яшьләр җыелды.

"Чәкчәк Party" акциясе ел саен үткәрелә, анда җиңүчене халык билгели. Халкыбызның иң хөрмәтле аш-суын әзерләүдә ниндидер яңалык кертү, үзенчәлекле итеп бизәү, әлбәттә, тәмлелеге ягыннан да калышмавы хуплана.

Мәдәният үзәге белән бергә өлкә татар Конгрессы, яшьләр бердәмлеге оештырган бәйгедә быел алты кыз катнашты. Алар арасында рус кызы Анна Лаптева, 7нче сыйныф укучысы Арина Гайнуллина да бар иде. Кызларның һәркайсы чыгышларында чәкчәк пешерү серләре һәм үзләре белән таныштырдылар. Төмән районының Явызбы авылыннан килгән Җәмилә Юнысова матур итеп татарча сөйләде. София Гарифова дизайнер булса, Эльмира Васильева 4 ай гына булган сабыен да алып килгән. Алып баручылар катнашучыларның милли йолаларны, гореф-гадәтләребезне белүләрен дә тикшерделәр.

"Чәкчәк" билгесе
"Чәкчәк" билгесе

– Быелгы "Чәкчәк Party"да 6 кыз катнашты. Иң кечесенә 13 кенә яшь иде. Шунысы сөендерә, безнең татар кызларыбыз шулай итеп, шундый конкурслар аша гореф-гадәтләребезне сакларга тырышалар. Шул кызлар арасында Анна Лаптеваның әнисе рус милләтенән, әтисе - татар. Кечкенәдән рус гореф-гәдәтләрендә тәрбияләнгән булса да, хәзер татар милләтенә тартыла. Кызлар чәкчәкләрне бик матур итеп бизәп килгәннәр. Оештыручылар да бик яхшы әзерләнгәннәр, матур бүләкләр тапшырдылар: һәрбер катнашучыга "Чәкчәк Party"ның билгесе белән магнитлар бүләк иттеләр.

Арина Гайнуллина белән Җәмилә Юнысова
Арина Гайнуллина белән Җәмилә Юнысова

Өстәлләрдәге ташбака, мәчет рәвешен китереп ясаган, матур итеп бизәлгән нигъмәтләрнең тәмен татып карау вакыты да җитте. Монда Аринаның авызда эреп китәрлек булып пешкән чәк-чәгенә тиңнәр юк иде. Анна иҗат җимешенә чикләвек һәм йөзем кушуы белән тамашачыларга ошады, - дип сөйләде кичәне алып барган Гүзәлия Хәмидуллина.

Баянда сыздыра
Баянда сыздыра

Җиңүче билгеләнгән арада төрле бәйгеләрдә, уеннарда, викториналарда катнашырга да мөмкин иде. Ә инде “Аккош” бию ансамбле бәйге исемендәге чыгышларын күрсәттеләр. Ирина Хәбибрахманова баянда сыздырды, Диана Бакирова, Эльгар Ситдыйков матур җырлап бирделәр.

Жюри иң тәмле чәкчәк иясенә – Арина Гайнуллинага Мактау грамотасы, бәйге билгесе төшерелгән алъяпкыч, башка бүләкләр тапшырды.

Күңелле һәм файдалы кичә күпләрдә милли ашыбызны пешереп карау теләге калдырды.

Биючеләр
Биючеләр

XS
SM
MD
LG