Accessibility links

Кайнар хәбәр

Октябрь – өлкәннәргә игътибар ае


Саҗидә Аширова
Саҗидә Аширова

Удмуртиядә 400 меңгә якын пенсионер исәпләнә. 276 мең кеше республика һәм үзәк бюджеттан төрле социаль ярдәм ала. Лаеклы ялга чыккан милләттәшләребез бүген ничек көн күрә?

Саҗидә Аширова инде дистә ел лаеклы ялда. Саҗидә апа өч дистә ел эшләп, пенсиягә чыккач, күңеленә хуш килгән шөгыле – сәнгатькә күбрәк вакыт бирә. Саҗидә Аширова кечкенәдән җырларга ярата, төрле конкурсларда катнашып, җинү яулавына карамастан, тормышта бик кирәкле дип хисапчы һөнәрен сайлый, Мәскәүнең кооператив институтын тәмамлый һәм гомерен бухгалтер – хисапчы хезмәтенә багышлый. Әмма лаеклы ялга чыккач кына сәнгатькә тулысынча бирелә.

Җиденче дистәне җыеп килүче Саҗидә Аширова бүгенге тормышыннан канәгать. Ике кызы – Гөлназ һәм Луиза, кияүләре, дүрт оныгы белән гөрләп гомер итәләр. Балалары барлык эшләрендә дә әниләренә терәк. “Тормыш иптәшем Хәмит берничә ел элек якты дөнья белән хушлашкач, балаларым ялгызымны калдырмадылар, үз гаиләләре белән яшәсәләр дә, һәркөн янымда булдылар, ярдәм иттеләр”, дип сөйләде Саҗидә ханым.

Саҗидә ханым Пермь крае Барда районы Сарыш авылында туып үскән. Туганнары әле дә анда яши. Көндек каны тамган җир үзенә тартып тора – еш була ул Сарышта. Удмуртиягә үткән гасырның җитмешенче елларында күчеп киләләр. Төрле оешмаларда өлкән хисапчы булып эшли. 70-90нчы елларда хисапчы булып эшләү җаваплы да, шул ук вакытта һәр сан ачык та иде, дип искә алды Саҗидә ханым. “Бүгенге кебек икешәр исемлек, икешәр конвертта акча бирү юк иде. Безне укытканда бухгалтер – дәүләт контрелеры дип өйрәттеләр, шуңа һәр санга караш бик җитди булды”, дип искә алды үзе эшләгән елларда хисап эшен.

Яшьлек елларын искә төшереп, үзләренең өлкәннәргә булышып үсүен билгеләп, бүгенге яшьләр тарафыннан ветераннарга игътибар һәм ихтирам җитмәвен дә әйтте.

Ашировлар гаиләсендә туган телдә аралашу гадәткә кергән. Балалары күңеленә милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребезне сеңдергәннәр. Оныклары да татар телендә белем алмаса да, туган телендә аралаша. Туган телен камил белүе Саҗидә ханымның шигырьләрендә дә ачык сизелә. Шигырьләре дә бер китап чыгарырлык җыелган. Кечкенәдән җыр-моң белән тәрбияләнгән Саҗидә апа хезмәт елларында да үзе эшләгән коллективта бәйрәмнәрдә җырлар белән катнашкан. Тормыш иптәшен мәңгегә югалткач, үзенә юаныч – “Бәхет” ансамбленә килгән. Коллективта яшәү өчен рухи көч туплый, репетицияләр, концертларга әзерләнү, чыгышлар белән йөрү аны төшенкелеккә бирелүдән саклый.

“Тормышым хәрче дә түгел, байлыгым да артык юк. Уртача яшим. Фатирым бик җайлы, балаларым, оныкларым ярдәмгә килә, җырлар юаныч бирә”, дип санап китте Саҗидә апа пенсионерлар тормышын.

Саҗидә ханым өлкән яшьтәге милләттәшләребезне аралашып, актив тормыш алып барырга өнди.

XS
SM
MD
LG