Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыклар бердәмлеге көненә иң күп турист Казанны карарга киләчәк


Русиядә Халыклар бердәмлеге көненә барып кайту өчен иң популяр шәһәр дип Казан аталган. Travel.ru сәяхәтләр порталы хәбәр итүенчә, тавыш бирүдә Мәскәү һәм Петербурда яшәүче үз юллары белән сәяхәт итәргә яратучылар катнашкан. Тикшеренү 31 октябрьдән алып 4 ноябрьгә кадәр кунакханәләрне белешү һәм бүлмәләргә заказ бирүгә нигезләнеп ясалган.

Ноябрьдә булачак ял көннәренә халык шулай ук Сочи, Ярославль, Калининград, Краснодар, Түбән Новгород, Псков, Владимир, Переславль һәм Новгородка барырга теләк белдергән. Казанга килергә теләүчеләр саны узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда ике мәртәбә арткан.

Ноябрьдә туристларның Казанга якынча өч көнгә килеп кунакханәдә яшәү өчен өч меңләп сум түләячәкләре фаразлана.

XS
SM
MD
LG