Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кристоф де Маржери үлемендә исерек машина йөртүчесе гаепле"


Total концерны җитәкчесе Кристоф де Маржери
Total концерны җитәкчесе Кристоф де Маржери

Русия Тикшерү комитеты Внуково һава аланында хосусый "Фалькон-300" очкычының һәлакәткә очравы һәм дөньяның иң зур нефть ширкәтләренең берсе булган Total концерны җитәкчесе Кристоф де Маржери һәм тагын өч кешенең һәлак булганын белдерде.

Комитет вәкиле Владимир Маркин сүзләренә караганда, һава аланында очкычка кар чистартучы машина килеп бәрелгән, "аның йөртүчесе исерек булган".

Машина йөртүчесе кулга алынды. Аның адвокаты Александр Карабанов һәлакәттә гаепләнүче бу кешенең "йөрәге авыртуы сәбәпле исерек булуы мөмкин түгел иде, моны аның туганнары һәм табиблар да раслый ала", дип белдерде.

Франция һәм Россия президентлары Франсуа Олланд һәм Владимир Путин һәлак булган Total концерны җитәкчесе туганнарының кайгысын уртаклашты.

Эшне тикшерү өчен җинаять эше ачылды. Тикшерүне Дәүләтара авиация комитеты һәм Росавиация белгечләре бергә алып барачак.

XS
SM
MD
LG