Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәкләр өчен туризм салымы кануны әзер


Федерация шурасы Русия төбәкләрендә туризм салымын кертү мөмкинлеген бирәчәк канун проектын әзерләп бетергәнен хәбәр итте.

"Төбәкләр бюджетына өстәмә табыш китерү юлларының берсе туризм салымы була ала. Федерация Шурасында без моның өчен аерым канун өлгесе әзерләдек", дип белдерде мәгълүмат чараларына Шураның бюджет һәм финанс базарлар комитеты башлыгының беренче урынбасары Владимир Петров.

Аның сүзләренә караганда, соңгы 10 елда төбәкләргә күбрәк вәкәләтләр бирелде, әмма аларның барысын да тормышка ашыру өчен акча җитми.

"Төбәкләргә үзләренә акча эшләргә мөмкинлек биреләчәк. Канун сәүдә итү, халыкка азык-төлек тәкъдим итү, такси, туризм һәм ял итү мөмкинлекләрен тудыру өчен өстәмә салым кертү турында", дигән иде Русия премьер-министры Дмитрий Медведев сентябрь аенда ук Сочида узган инвестиция форумында.

Русиядә Халыклар бердәмлеге көненә барып кайту өчен иң популяр шәһәр дип Казан аталган. Казанга килергә теләүчеләр саны узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда ике мәртәбә арткан.

XS
SM
MD
LG