Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:02

Кырымда транспорт салымы кертелә


Кырым "парламенты" ярымутрауда Русия кануннарына туры китереп "транспорт салымын" кертү, аны түләү тәртибе һәм ташламалар турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

Финанс "министры" Владимир Левандовский сүзләренә караганда, салым күләме машинаның күәтенә карап билгеләнәчәк. Шулай ук иске машиналар өчен салым яңаларына караганда түбәнрәк булачак.

Салым мотоцикл, автобус, җиңел һәм йөк машиналары, шулай ук су транспортына да билгеләнә.

Кырымда салымның Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда кимерәк булачагы көтелә. Салым елына бер тапкыр түләнә.

XS
SM
MD
LG