Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

Ижауда татар мәктәбен онытмыйлар


Стенд янында укытучылар һәм Әдип Кәримовның укучылары

Стенд янында укытучылар һәм Әдип Кәримовның укучылары

Ижаудагы 20нче санлы татар мәктәбе узган гасырның 70нче еллар ахырына кадәр татар балаларына туган телендә белем бирә, милли рухта тәрбияли. 1979 елда мәктәп ябылса да, тарихы онытылмый.

Удмуртия башкаласы Ижауда удмурт мәктәбе булмый. 20нче санлы татар мәктәбе узган гасырның 70нче еллар ахырына кадәр татар балаларына туган телендә белем бирә, милли рухта тәрбияли. 1979 елда 20нче татар мәктәбе ябыла. Әмма тарихы онытылмый – укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм хәтта шәһәрнең әлеге төбәгендә яшәүчеләр хәтерендә яши. Әледән-әле оештыручылар пәйдә була һәм шәһәрнең берәр мәдәният йортында очрашулар да оештырыла. Алар бергә белем алган елларны яңарталар.

Әдип Кәримовка багышланган стенд

Әдип Кәримовка багышланган стенд

Үткән җәйдә мәктәп белән чирек гасыр җитәкләгән Әдип Кәримовның исемен мәңгеләштерү максатыннан бинага мемориаль таштакта беркеттеләр. Мәктәптә белем алган укучылар быел тагын бер игелекле эшкә алынганнар – мәктәп музее булдырырга ниятлиләр. Моңа башлангыч бар - шушы көннәрдә Әдип Кәримовның хезмәт юлын чагылдырган стенд ясап элделәр. Башлап йөрүчеләрдән Удмуртиянең атказанган укытучысы Гайсә Талипов, Гүзәлия Камалова һәм Рәшит Ситдыйков.

Әдип Кәримовның кызы Әлфия ханым: “Әтиебез бөтен гомерен мәктәпкә бирде, балалар укытуга һәм тәрбияләргә. Аны укучылары хәзер дә бик җылы итеп искә алалар”, дип мәктәптә әтисенең хезмәт юлына багышланган стенд булдыруны башлап йөрүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Стендны ачу мизгеле

Стендны ачу мизгеле

“Әдип Кәримов алып барган тарих дәресләре сизелми дә уза иде”, диләр укучылары. “Талантлы педагог, булдыклы җитәкче иде”, дип искә алалар аның белән эшләгән укытучылар. Әлфия Рәҗапова биредә институтны тәмамлап математика укыта башлаган. “Мәктәп директоры һәрвакыт минем эшем белән кызыксынып тора иде”, дип искә алды Әдип Кәримовны Әлфия ханым. Хезмәт юлын башлаучы яшь укытучыга аның киңәшләре, ярдәме дә күп булган.

Мәктәптә күп еллар рус телен укыткан Татьяна Казакова институтны тәмамлап, юлланма алырга кергәч, аңа өч мәктәп тәкъдим иткәннәр – малайлар мәктәбе, гомуми һәм татар мәктәбен. Татар телендә бер сүз дә белмәгән яшь белгеч татар мәктәбен сайлаган. Үкенми. Биредә укытучылар коллективы да, балалар да аны җылы кабул итәләр, гомере буена шунда эшли. Әнисә Камалетдинова чит телләр укыта. Дистәләр еллап эшләп, директорның бер начар карашын да хәтерләми. Киресенчә, укучыларга да, укытучыларга да кирәк икән кинәш, кирәк икән финанс ярдәм иткән.

Әдип Кәримовның кызы Әлфия улы Фәрит, онгы Ринат белән

Әдип Кәримовның кызы Әлфия улы Фәрит, онгы Ринат белән

Татар мәктәбе бөтен бистә өчен мәдәният учагы да була. Әдип Кәримов Татарстаннан танылган язучыларны, җырчыларны очрашуларга чакыра. Үзе дә татар моңнарын яратучы кеше буларак, кыллы уен кораллары оркестрын оештыра. Элеккеге татар мәктәбе укучысы, Удмуртиянең атказанган укытучысы Гайсә Талипов шушы оркестрда мандолина, балалайкада уйнарга өйрәнә. “Татар, удмурт, рус көйләрен уйный идек, оркестрга утызлап бала йөрде”, дип сөйләде Гайсә Талипов. Мәктәптән соң музыка көллиятен тәмамлап, бирегә оркестрны җитәкләргә кайта Гайсә әфәнде. Гайсә Талипов дүрт дистә еллап Ижауның 4нче санлы сәнгать мәктәбендә балаларны музыка серләренә төшендерә.

20нче санлы татар мәктәбендә укыган һәм биредәге оркестрда музыка дөньясына беренче адымнарын күп кенә танылган шәхесләр ясаган. Алар арасында танылган композитор Сәгыйть Хабибуллин, бүген ул Казан консерваториясендә укыта, Ижауда “Гүзәл” беренче татар җыр һәм бию коллективын оештырган Нурулла Хуҗагалиев, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Әнирә Сафина һәм башкалар.

Рәшит Ситдыйков башлангыч сыйныфларда барлык фәннәр дә татар телендә булуын искә алды. “Бишенче сыйныфтан рус телендә укый башлап, әмма мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, күп кенә кешеләр дәрәҗәләргә ирештеләр”, дип сөйләде Рәшит Ситдыйков.

Әдип Кәримов оештырган кыллы уен кораллары оркестры

Әдип Кәримов оештырган кыллы уен кораллары оркестры

Мәктәптә белем биргән һәр укытучыны, икенче өйләренә әверелгән уку йортын онытмыйлар 20нче санлы татар мәктәбен тәмамлаучылар. Гүзәлия ханым Габдикова-Камалова җиденче дистәне ваклап килсә дә татар мәктәбе музеен булдыру ниятен тормышка ашырырга алынган.

Хәзер биредә урнашкан коррекция мәктәбе директоры София Коротаева элеккеге укучыларның ниятен хуплый. "Мәктәп директоры хөрмәтенә башта мемориаль такта, соңрак стенд элүне укучылары башлап йөрүе миндә аларга карата зур хөрмәт уятты. Бу яхшы башлангыч. Минемчә, әгәр без белем биргән, олы тормыш юлына бастырган укытучыларыбызны исебездә тотабыз икән, бүгенге малай-кызларга бик яхшы үрнәк, дәрес булачак. Өлкәннәрнең юлын дәвам итәргә бер этәргечтә ул”, диде София Коротаева.

Әдип ага Кәримовның балалары мәктәп музеена әтиләренең бар архивын бирергә риза – ул уку йорты елъязмасын гына тугел, Удмуртия татарлары тормышындагы истәлекле вакыйгаларны да көндәлегенә теркәп барган, фоторәсемнәре дә бихисап.

Мәктәптә Әдип Кәримовка багышланган стендны ачу тантанасында биредә музейны, бәлки, мәктәпкә генә түгел, татар бистәсе тарихына багышларгадыр дигән фикер дә яңгырады. Бу фикерне Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов та хуплап чыкты.

Белешмә: Ижауга 1760 елларда нигез салынган. Корыч кою заводы төзелешенә татарлар да күпләп килеп эшкә урнашкан. Татарларның ул еллардагы тарихына күз салсаң, аларның мәчетләре генә түгел, үз мәктәпләре, театры һәм газетасы да булган. Металлургия заводы киңәйтелеп, яңа корпуслар төзелә башлагач, мәчетне күчереп салырга туры килгән, өч мәктәп ябылган. Ә “Ленин юлы” газетасы Бөек Ватан сугышы алдыннан чыгудан туктаган.

Милли хәрәкәт күтәрелү белән, 1989 елда Ижауда татар оешмасы барлыкка килә, “Удмуртия” дәүләт телерадиокомпаниясендә “Очрашу” радиожурналы эфирга чыга, 1991 елда телевизион “Хәерле кич” тапшыруы дөнья күрә һәм “Яңарыш” газетасы нәшер ителә башлый. Мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачыла, балалар бакчаларында татар төркеменә сабыйлар туплана. Шәһәрдә сәнгать коллективлары оеша. Соңгы елларда Ижауда ике мәчет төзелде. Шуңа да бер төркем милләттәшләребез, үткәннәрне дә барлап, элеккеге 20нче санлы татар мәктәбе бинасында музей булдырырга ниятлиләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG