Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Төркия һәм Австриядәге вәкилчелекләре ябылды


Әнкарада Зәки Вәлиди Тоган паркы ачылышында башкорт биючеләре, 2010 ел
Әнкарада Зәки Вәлиди Тоган паркы ачылышында башкорт биючеләре, 2010 ел

Башкортстан үзенең Төркия һәм Австриядәге вәкилчелекләрен "икътисади булдыксызлыклары сәбәпле" ябарга, дигән карар кабул итте, дип белдерде бу көннәрдә республиканың икътисади үсеш министры Александр Васильев. Ике вәкилчелек тә 2000 елда ачылган иде.

Хөкүмәтнең бу карарны кайчан кабул иткәне билгесез.

"Без вәкилчелекнең икътисади файда китерә алуын күргәч тә теге яки бу илдә ача алабыз", диде министр.

Истанбулда Русия илчелеге каршындагы Башкортстан сәүдә вәкилчелеге 2005 елдан бирле эшләгән булган. Бүгенге көндә Башкортстанның Алматыда сәүдә вәкилчелеге бар.

Җәй көне Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республиканың 1997 елдан бирле эшләгән Петербур вәкилчелеген ябу карарын кабул итте. Бу карар акча җитмәү белән аңлатылды. Узган елның көзендә Свердлау өлкәсендәге вәкилчелек ябылды.

Аның каравы быел май аенда Башкорстан вәкилчелеге Акмәчеттә ачылды.

XS
SM
MD
LG