Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Башкортстан укытучыларының белемен камилләштерү институтында беренче тапкыр Пермь өлкәсе Барда районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белемнәрен камилләштерде.

Башкортстан укытучыларының белемнәрен камилләштерү институтында ел буена укулар туктап торганы юк. Шул исәптән татар теле һәм әдәбияты буенча укулар да узып тора. Укытулар өч төрле: читтән торып, институт мөгаллимнәре районнарга барып һәм институтның үзендә уздырыла.

Уку йортында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемнәрен камилләштерү укулары булып узды. Анда ике дистәдән артык укытучы катнашты. Беренче тапкыр Башкортстаннан читтәге – Пермь өлкәсенең Барда районы мәктәпләре укытучылары да Башкортстан укытучыларының белемен камилләштерү институтында белемнәрен камилләштереп, заманча эш алымнарын өйрәнде. 21 октябрь чираттагы курсларда белем алучы татар мөгаллимнәре мәгарифтәге проблемалар турында сөйләшү уздырды.

Башкортстанның Бишбүләк, Благовещен, Чакмагыш, Бүздәк, Чишмә, Балтач, Кушнаренко, Кыйгы, Мәчетле районыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының проблемалары уртак: авылларда халык саны кимү нәтиҗәсендә балалар бик аз, мәктәпләр оптимизация сәбәпле ябыла, берләштерелә, укыту әсбаплары җитми. Аеруча методик кулланмалар, мәктәптән тыш уку өчен китаплар юк. Уфа мәктәпләре укытучылары ата-аналарның балаларын татар телен укытырга теләмәүләре, милли үзаңнары түбән булуга борчылу белдерде. Кыйгы районы үзәгеннән килгән Җәмилә Хөрмәтуллина:

Җәмилә Хөрмәтуллина

Җәмилә Хөрмәтуллина

“Без татар теле дәресләрен Уфада чыккан, әдәбиятны Казанда нәшер ителгән китаплар белән укытабыз. Бу республиканың барлык мәктәпләренә хас. 1-9нчы сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятына өч сәгать бүленә. Шуның берсе әдәбиятка, икесе телгә. 10-11дә атнасына бер сәгать әдәбият кына керә. Башкортстанда саф татар мәктәпләре юк. Тарих, физика, химия кебек фәннәрне дә татар телендә укыткан мәктәпләр турында ишеткәнем юк. Татар теле һәм әдәбияты фән буларак кына уктыла. Татар авылларында бер программа, катнаш милләтләр укыган мәктәпләрдә, ягъни урыс телле мәктәпләрдә икенче программа белән укытыла. Менә нәкъ шушы урыс мәктәпләре өчен тел һәм әдәбият китаплары юк. Без беренче сыйныфтан алып 11гә кадәр урыс мәктәпләре өчен чыгарылган тел һәм әдәбият китапларына мохтаҗлык кичерәбез. Методик кулланмалар, мәктәптән тыш уку китаплары турында әйткән дә юк.”

Фикер алышуда Уфада чыккан татар теле дәреслекләрен камилләштерү турында да сүз барды.

Бардадан килгән Римма Дускаева, Айгөл Ханбабаева, Рәхинәә Уртабаева

Бардадан килгән Римма Дускаева, Айгөл Ханбабаева, Рәхинәә Уртабаева

Сөйләшүдә Пермь өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән Барда районыннан килгән укытучылар да катнашты. Бардадан алты укытучы килгән. Алар: Берөчле, Карман, Каен, Байавыл, Үдик, Күчтәнти авылы мәктәпләре укытучылары. Алар моңа кадәр белемнәрен камилләштерү өчен Казанга йөргәнннәр. Пермь-Уфа автобусы йөрү, төбәкләр якын булу сәбәпле Башкортстанны сайлаганнар. Алар да туган тел һәм әдәбият атнасына өч сәгать укытылуын ирештерде. Казанда чыккан китаплар белән белем бирүләрен сөйләделәр. Укытучыларның бишесе Казан югары уку йортларын читтән торып тәмамлаганнар. Берсенең югары белеме юк. Ул өлкәдәге татар укытучылары әзерләп чыгаручы Оса көллиятен тәмамлаган. Быел Башкортстан дәүләт университетына укырга керергә җыенуын ирештерде.

Өлкәдә оптимизация милли мәктәпләргә кагылмаган. Мәсәлән, Карманда 40, Күчтәнтидә 41 бала укыган мәктәпләр дә тугызъеллык белем бирү статусын саклап калган. Укытучылар моны өлкә губернаторы Виктор Басаргин кушуы буенча эшләнүен сөйләде. Сөйләшүдә катнашучылар авылларда мәктәпләрне саклау төбәк җитәкчесеннән торуын билгеләде. Башкортстанда татар-башкорт мәктәпләре күпләп ябылуы уңаеннан борчылу белдерелде.

Сөйләшүдә тел һәм әдәбият әсбапларын сайлап алып булмавы, альтернатив китаплар чыгарылмау, Русиядә милли телләрне укытуга тискәре мөнәсәбәт булуы да билгеләнде.

Чарада катнашучылар мохтаҗлык кичергән китап һәм әсбаплар исемлеген төзеде. Ул Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенә тапшырылачак. Шулай ук 2015 ел Русиядә әдәбият елы дип игълан ителү сәбәпле, халыкны әдәби китаплар белән кызыксындыру, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучылары форумын җыю, милли мәгариф проблемаларын тикшерү, тәҗрибә уртаклашу өчен интернет сәхифәләр булдыру кебек мәсьәләләр билгеләнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG