Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 14:01

Җырчы Филүс Каһиров Ваһапов фондыннан киткәннән соң үзенең иҗат төркеме белән Татарстанда концертларын башлап җибәрде. Бөтен хокукларымның да үз кулымда булуын телим, ди ул.

Рәшит Ваһапов исемендәге фондтан киткәннән соң Филүс Каһиров берара "югалып" торды. Радиода ишетелмәде, телевизорларда күренмәде. Концертларда да җырламады. Җырчы хәзер кабат сәхнәдә. 22 октябрьдә Чаллыдагы концерты белән ул Татарстандагы гастрольләрен башлап җибәрде. Сентябрь аенда исә Башкортстанда булып кайтты. Ул фондтан киткәч иҗатын өр-яңадан тудыруын әйтә. Чакыру булса Ваһапов фонды оештырган концертларда да катнашырга каршы түгел. Татарстан "имтиханы" алдыннан Каһиров Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Октябрь ахырларында Татарстандагы шәһәрләр һәм авылларда гастрольләрең башланды, моны иҗатыңның яңа баскычы дип әйтеп буламы?

– Яңа баскыч дисәң дә була. Иҗатымны үз кулыма алып Татарстандагы район, шәһәрләргә иҗади сәфәргә чыгып китәбез. Минем төркемемдә хәзер 15 артист, сәхнәдә 12 кеше, ә калганы ярдәмчеләр. Сәфәрләрне дәртләнеп башлап җибәрдек дип әйтергә була. Моңа кадәр Башкортстанны бер иҗади сәфәр белән урап кайткан идек инде. Алга таба Русиянең төрле төбәкләренә барырга ниятлибез.

– Башкортстанда сине көткәннәрме? Берара бөтенләй күренми тордың бит.

– Кайчан гына барма, алар һәрвакыт көтеп тора. Бу юлы иң беренче итеп: "Кая югалып тордың, нишләп сине телевизордан күрмәдек, радиодан ишетмәдек?" дип сорадылар. Минем өчен борчылган тамашачым булганга бик шатландым. Алар Башкортстанда гына түгел, ә Русиянең төрле төбәкләрендә дә бар. Алар минем өчен борчылалар икән, радио-телевидениеләргә шалтыратып сорыйлар, эзлиләр икән, димәк, мин әле татар сәнгатенә кирәкле җырчы икәнемен дип күңелем күтәрелде.

– Башкортстандагы концертларда заллар тулы идеме?

– Бөтен җирдә дә тулы булды дип шар яра алмыйм. Моңа бәлки телевидениедә күренмәү дә сәбәп булгандыр. Бәлки, кемдер ишетми дә калгандыр. Җырчы һәрвакытта да тамашачының күз алдында булырга тиеш. Шулай да, тугры тамашачым килгән иде. Киләчәктә, концерт заллары тулы булсын өчен, иҗатымны яңа биеклеккә күтәрергә үзенә күрә бу бер сабак та булды. Хәзер эшләргә дә, эшләргә кирәк.

Ретро җырлармы, халык җырларымы, классик җырлармы, мин бит хәзер аларны яңадан башлыйм булып чыга. Һәм шулай ук өр-яңа җырлар да кирәк. Хәзер клиплар төшерәбез, моның өчен дә бик күп вакыт, бик күп көч таләп ителә. Дөресен әйтим, тәүлекнең 24 сәгате генә дә җитми. Әгәр шушы көч-дәрт белән эшләсәк теләкләр тормышка ашар дип уйлыйм.

– Тел төбеңнән аңлавымча, синең бүген башкара торган җырларың бөтенесе дә өр-яңа. Элек башкарылган һәм халык күңеленә кереп калган җырларыңны башкармыйсың мени?

– Иң күп дигәндә ике-өч җыр кабатланырга мөмкин.

– Ә ни өчен алай?

– Безнең концертларның режиссеры Замирә Гәрәеваның һәм үзебезнең дә теләгебез шундый булды. Кабатланмаска булдык әле... Минем тарафтан яңгырмаган җырларны башкарасыбыз килде. Дөресен әйтим, ул җырларны "Мирас" ансамбле белән эшкәртеп, шулкадәр күп итеп эшләп ташладык ки, хәтта концерт програмына да сыймый. Кайберләрен киләсе програмга әзерли башладык.

Татар сәнгатенең мирасы бик бай. Аларны башкаручылар да бик сирәк. Кем генә репертуарын алма, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев, Таһир Якупов, Әлфия Авзалова, Флүрә Сөләйманова, һәм башкалар башкарган җырлар бик күп, алар хәзер җырланмый дияргә була. Минем ул җырларны яңадан халыкка кайтарып, аларга яңа сулыш бирәсем килә. Шул ук вакытта минем өчен язылган җырларны да халыкка ишеттерү теләгем.

– Элекке җырларыңны җырлама, алар Рәшит Ваһапов фондында эшләгәндә башкарылган әсәрләр дип тыю булмагандыр бит?

– Бераз булды. Шуның шаукымы дип әйтимме... Бу сәбәп тә бар. Ләкин аңа гына карап түгел, ә үземнең дә репертуарымны яңартасым килә. Мин хәзер кемнәндер куркып, кемнәндер өркеп йөрмим. Миңа килгәндә, куркырдай һәм өркердәй әйберләр юк. Әгәр сәбәбе аннан булса, ул, бәлки, миңа яңа үрләргә бертөрле этәргеч тә булгандыр әле.

– Син халык телевидениегә, радиога шалтыратып мине эзләде дисең. Ваһапов фестивальләрендәге концертлар вакытында күренмәгәнгә аптырап шалтыратканнармы?

– Себердән, Сургут, Түбән Варта якларыннан, Башкортстаннан шалтыраталар. Алар телевизорда мин булмаганга, "Филүс кая югалды ул", дип тапшыруларны алып баручылардан сорыйлар. Миңа журналистлар да, тапшыруларны алып баручылар да шалтыратты. Алар: "Ни дип әйтик?" дип сораулар бирә башлагач, мин Халыклар дуслыгы йортында матбугат очрашуы үткәрдем һәм сорауларга җаваплар бирдем. Чыннан да, бөтен проблемнарны чишеп бетергәнче, яңа концерт програмын әзерләгәнче, яңа клиплар төшергәнче бераз югалып торырга туры килде. Күптән түгел яңа клип төшердек. Радиога һәм экраннарга Аллаһ боерса чыгарбыз.

– Ваһапов фондыннан киткәч, элек эшләнгән, раидо-телевидениедә булган клипларың да әйләндерелмәдеме?

– Алар, чыннан да, Рәшит Ваһапов фонды исеме белән калды. Миндә аларның авторлык хокуклары юк. Мин хәзер үземнең иҗатымның барлык хокуклары да үземнең кулда булсын дип эш башладым. Шулай булырга тиеш тә ул.

– Иҗат төркемеңдә нәрсәгә күбрәк игътибар итәсең?

– "Мирас" ансамбле белән мин Рәшит Ваһапов фондына эшкә кергәнче үк эшли башлаган идем инде. Ул вакытларда Үзбәкстаннарга да барып кайттык, мин алар белән танышкан гына, аларның оешкан чаклары гына иде. Хәзер "Мирас" ансамбле белән җиде елга якын эшлибез. Алар гел җанлы музыка гына уйныйлар. "Казан бизәкләре" дигән бию төркембез бар. Аннан да кала минем белән Эльмира Гыйлфанова дигән кыз да җырлый. Ул Венера Ганиева классында укый.

– Ваһапов фондында контракт белән эшләмәсәң дә, аерым бер концертларга чакырылу мөмкинлегең бармы?

– Мин элегрәк тә әйткән идем, әгәр дә мине аерым бер концертларга чакыралар икән, мин сөйләшергә әзер һәм килеп җырларга да риза дидем. Минем яктан бернинди каршылыклар да юк, бөтен сорауларны чишеп сөйләшергә әзер.

– Филүс Ваһапов фонды белән дөньяга танылды, ә танылгач китте дә барды дисәләр, моңа ничек җавап бирер идең?

– Фондка хәтле дә мин дәүләт концертларында катнаша идем, җитәкчеләр белә иде. Минем җырлавымны таныйлар, минем кем икәнемне белә иделәр. Аннан соң алты ел фондта эшләдем. Чыннан да, вакытында фонд минем беренче концертларымны оештырды. Русия шәһәрләре буйлап йөрдек, чит илгә дә чыктык. Бүген исә үзем аерым эшлим.

– Җырчыга килешү белән (контрактта) эшләү җиңелрәкме, әллә үзенә үзе хуҗа булып эшләме? "Барс-Медиа"да да килешү белән эшләүчеләр бар.

– Кемгә ничек инде. Килешүләре беткәч, аны дәвам итүчеләр дә бар. Бәлки, кемгәдер шулай җайлыдыр. Кемдер килешү беткәнне көтә дә, аннары иҗатын үзе генә дәвам итә. Монда кем ничек булдыра ала инде. Әгәр җырчы үзе булдыра алганын сизә икән, андый кеше үзе дәвам итәргә тырыша.

– Син хәзер сәхнәгә нинди яңалык алып чыгасың?

– Бу үзем уйлап чыгарган яңалык түгел, ә тамашачылар, концертлар беткәч сәхнә артына кереп, "бу концертларыңда ниндидер иркенлек сиздек, тамашачы белән якын аралашасың" дип әйтәләр. Бәлки, бу да яңалыктыр.

Безнең хәзерге концертларның исеме "Минем дүрт мәхәббәтем" дип атала. Күпләр: "Ә, нинди дүрт мәхәббәт соң ул, беренчесе хатының икәнен беләбез, ә калганнары кем соң?" дип сорау бирә башладылар. Зәвыклы тамашачы: "Бу дүрт мәхәббәтең, бәлки, әти-әниеңдер, бәлки, тормыш иптәшең?" дип дәвам итәләр. Бу серне без концерт вакытында гына ачабыз һәм халык ахырда гына дүрт мәхәббәтемнең нәрсә икәнен белә ала.

Ни генә булмасын, концерт зәвыкле булырга, өч тиенлек әйбергә әйләнмәскә тиеш. Җыр – иң беренче урында, калганнары бары тик концертның бизәлеше генә ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG