Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башнефть" мәхкәмәсе бер атнага кичектерелде


Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе Баш прокуратура үтенече белән "Система" финанс корпорациясенең "Башнефть" хиссәләрен кире кайтару эшен карауны бер атнага кичетерде. Тикшерү комитеты таләпләрне арттырган, дип хәбәр ителә. Нефть ширкәте акцияләренең канунсыз сатылуын "Система" корпорациясе җитәкчесе Владимир Евтушенков оештырган, дип санала. Өендә сак астында тотылган Евтушенков үзе бу гаепләүне кире кага.

2005 елда "Система" корпорациясе Башкортстан ягулык комплексының алты ширкәтенең зур булмаган өлешләрен сатып алган. Ел дәвамында "Система"га күчкән хиссәләр саны арткан. Якынча Евтушенков җитәкләгән корпорация Башкортстан ягулык тармагының дүрттән бер өлешенә хуҗа булган. Бу хиссәләрнең базар бәясеннән күпкә арзанракка сатылганы ачыкланган. Нәтиҗәдә апрель аенда "Башнефть" ширкәтен канунсыз хосусыйлаштыру буенча җинаять эше ачылган.

Евтушенков элекке Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовка урланган милекне легальләштерергә ярдәм итүдә гаепләнә. Урал Рәхимовны хәзер эзлиләр, аңа каршы җинаять эше апрельдә ачылган.

XS
SM
MD
LG