Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 14:48

Рөстәм Хөсәенов: "Татарстанга кайту – киләчәгеңне куркыныч астына кую ул"


U.K. -- Rustam Khusainov, biologist, researcher at Imperial College London, undated

U.K. -- Rustam Khusainov, biologist, researcher at Imperial College London, undated

Европада белем алган яшь галимнәр Русиягә кайтырга ашыкмый. Моның сәбәбе нидә? Биология фәннәре докторы, Лондонның Империя колледжы өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Хөсәенов фикерен белештек.

Инновацион технологияләрне үстерү кирәклеге турында соңгы вакытта күп сөйләнә. Татарстан республикасында фәнни-тикшеренү оешмалары уңышлы эшли, инвестиция-венчур фонды бар, индустриаль парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар челтәре формалашкан, “Алабуга” аерым икътисади зонасы аякка басып килә, Смарт Сити һәм Иннополис төзелә. Тик шулай да Европада белем алган яшь галимнәр Русиягә кайтырга ашыкмый.

Быел Татарстан мәгариф министрлыгы "Алгарыш" программасы буенча чит илдә укыган 23 студентка карата мәхкәмә эше кузгатты. Узган атнада берничә эш буенча уңай карар да чыкты – Татарстанга кайтырга теләмәгән студентлар (ә алар, укып чыккач, монда өч ел дәвамында эшләргә тиеш) республика бюджетына берничә миллион сум акча кире кайтарырга мәҗбүр булачак. Моның сәбәбе нидә? Биология фәннәре докторы, Лондонның Империя колледжы өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Хөсәенов фикерен белештек.

"Биология укытучысы сәләтемне күреп алды"

– Рөстәм, үзең белән таныштырып китсәң иде – кайда тудың, белем алдың, хәзер ни белән шөгыльләнәсең?

Рөстәм Хөсәенов

Рөстәм Хөсәенов

– Казанда туып үстем, 2нче татар-төрек мәктәбендә укып чыктым. Биология фәннәре докторы. Молекуляр биология һәм биохимия өлкәсендә эшлим. Хәзер без дарулар җитештерү белән шөгыльләнәбез: антибиотиклар, гомумән дарулар – уйлап табу, җитештерү, чистарту, тәҗрибәләр уздыру, сыйфатын контрольдә тоту. Икенчеләй әйтсәк, мин дару җитештерүнең тулы циклын башкарып чыга алам: уйлап табудан алып упаковкасына кадәр.

– Мәктәпне кайсы елда тәмамладың?

– 1999 елда.

– Димәк, лицейда инглиз телендә белем биргән вакытка эләктең?

– Әйе, күп кенә фәннәрне безгә инглизчә укыттылар – шул исәптән математика, физиканы. Чит илләрдә олимпиадаларга катнашканым булды, мәсәлән, Төркиядә.

– Ничә тел беләсең?

–Туган телем – татар телен, рус, инглиз, төрек, нидерланд, алман телләрен беләм, кытай телен өйрәнәм – барлыгы җиде тел.

– Син югары уку йорты сайлаган вакытларда яшьләрнең барысы да диярлек икътисадчы яисә юрист булырга хыяллана иде. Хәтта һуманитар юнәлешләрне сайлаучылар да аз иде. Биология "мода"да булмагандыр ул вакытта, аның киләчәге бар дип санамаганнардыр. Шулай да син биологияне сайлагансың. Моның сәбәбе нидә?

Рөстәм Хөсәенов

Рөстәм Хөсәенов

– Дөресен әйткәндә, мин дә икътисад факультетына керергә җыенган идем (елмая). Тик чыгарылыш имтиханнары алдыннан биология укытучыбыз әнием белән мине чәйгә чакырды да, минем киләчәгем турында сөйләште. Аның улы Америкада, микробиология өлкәсендә эшли икән, аспирантурада укый. Мин шулай ук биологиядә үземне шактый сәләтле итеп күрсәткән идем ул вакытта ук – берничә тапкыр олимпиадаларда җиңдем. Укытучыбыз миндәге потенциалны күреп алган. Мин дә, уйлый торгач, күбрәк биологияне яратканымны аңладым, икътисад миңа бик үк туры килеп бетми икән. Шулай итеп, КФУның биохимия факультетына кердем, анда ике атна гына укыдым да, Төркиягә китәргә булдым. Үз көчем белән Истанбулда Босфор университетына кердем, анда биш ел укып чыктым.

Икътисад белән кызыксынуым барыбер калды, мин аны үземә бер өстәмә шөгыль буларак өйрәнәм.

"Европада танышлык аркылы түгел, сәләтеңә карап бәя бирәләр"

– Чит илгә китеп укысаң, бөтенләй башка мөмкинлекләр ачыласын аңлый идеңме?

– Сәләте һәм тырышлыгы булганнарга Европада уңышка ирешү җиңелрәк. Монда исә күбрәк танышлык, әшнәлек аркылы “үсәргә” туры килә. Моны мин аңлый идем.

– Ә нигә Төркия? Телне яхшы белгәнгәме?

– Алай гына түгел. Истанбулда халыкара олимпиадаларда катнашканым булды, мин бу ил белән таныш идем. Белемне инглиз телендә бирәләр иде, монысы да миңа кулай тоелды.

– Төркиядән соң укуыңны дәвам иттең, шулай бит?

– Әйе, Германиядә магистратурага кердем, Бремен шәһәрендә ике ел укыдым. Аннары Нидерланд: докторлык диссертациясен якладым, Гронинген университетында фәнни хезмәткәр булып эшләдем, фәнни тикшеренүләрдә катнаштым, аннары Америкада бер фармокология компаниясендә эшләдем. Нидерландта барлыгы җиде ел яшәдем.

2013 ел көзеннән бирле Англиядә. Мин хезмәт иткән Лондон Империя колледжы дөньядагы иң яхшы биш университетның берсе итеп санала. Дарулар уйлап чыгару белән дә шөгыльләнәм. Татарстанда иң заманча алга киткән даруларны чыгара торган компания ачарга хыялланам, бездә әле андыйлар юк. Татарстанда андый дәрәҗәдәге җитештерү гомумән юк. Белемнәремне һәм тәҗрибәмне монда кулланырга теләр идем. Республиканың фармакология индустриясенә дөньядагы иң югары стандартлар буенча үсеш алырга ярдәм итәр идем.

– Алга таба да нефть өлкәсен генә күтәрсәк, 15 елдан соң дәваланырга Европага йөрергә туры киләчәк. Моның өчен ни эшләргә кирәк?

– Дәүләт тарафыннан кызыксыну булуы зарур, бәлки берәр эре фармокология компаниясеннәндер, КФУ белән хезмәттәшлек булуы, инвестицияләр, бизнесны бу эшкә тарту кирәк.

– Татарстан җитәкчелегенә бу тәкъдимнәрең белән мөрәҗәгать иткәнең булдымы?

– Әйе, проектымны республика министрлыкларының берсенә җибәрдем, хәзер җавап көтәм. Минем бизнес-планым әзер. Мин Татарстанга файдалы була алыр идем. Хөкүмәт бу сорау белән кызыксынса, үз ягымнан мин һәрьяклап ярдәмгә килергә риза.

– Проектның бәясе күпмерәк булачак? Нинди күләмдәге инвестицияләр турында сүз бара?

– 1.5 миллион доллар. Аның каравы тагын биш елдан бер таблетка гына да 500-600 млн. доллар табыш китерә башлаячак!

– Тикшеренүләрең нинди өлкәдә, нинди дарулар уйлап чыгарасың?

Рөстәм Хөсәенов

Рөстәм Хөсәенов

​– Хәзер яңа бер мөһим юнәлеш барлыкка килде – яман шешкә каршы махсус даруларда антитәнчекләрне (антитела) куллану. Икенче төрле әйткәндә, антитәнчекләр һәм дару препаратын кушу. Бу препарат аерым бер органга гына тәэсир итәчәк һәм бөтенләй зыянсыз булачак. Антитәнчек авыру органны эзләп таба, ә аңа кушылган дару препараты авыру күзәнәкләрне юк итә. Бу юл белән теләсә-кайсы авыру органны дәвалап була. Бу бик яңа һәм актуаль әйбер. Бөтен фармакология компанияләре бу өлкәдә тикшеренүләр белән шөгыльләнә, инвестицияли башлады. Бу юнәлештә эшләүне нәкъ менә Татарстанда оештырасы килә иде.

Икенче проект капитал җәлеп итү белән бәйле: генериклар (био-симулярлар) эшләү. Без аларны үзебез дә чыгара алабыз, аны элек чыгарган компанияне җәлеп итмичә дә. Без бу даруны үз лабораторияләребездә эшлибез. Генерикларны эшләү күпкә җиңелрәк – аз гына тестлар һәм тикшеренүләр уздыру сорала.

Шулай ук бүген кәүсә күзәнәкләр темасы да алгы планда. Алга таба яңа органнар кешенең кәүсә күзәнәкләреннән үстереләчәк. Яңа йөрәк, мәсәлән, бавыр, бөер, һәм башкалар.

Тагын бер кызык тема – персональ дарулар, синтетик биология. Бу – биотехнологияләрнең киләчәге. Алар 10-15 елдан сатуга чыгарылачак. Бу биотехнология өлкәсендә – революция! Минем темаларымның берсе. Без барыбыз да генетика дәрәҗәсендә бер-беребездән аерылабыз. Кемдер кайбер даруларга аллергия кичерә, кемдер кайбер дарулар белән гомумән дәвалана алмый – организмы кабул итми. Ә персональ дарулар кешенең геномын "укып", ДНК белән чагыштырып, шул нигездә аерым бер организм өчен, аңа идеаль туры килә торган дару эшләү.

– Андый анализ ясау, мөгаен, бик кыйммәткә төшәдер? Аеруча Русиядә, бик азлар гына моны эшли алыр.

– Элек чыннан да кыйммәт иде, хәзер технология алга китте – кеше геномын “укып чыгу” бер мең долларга төшә. Анализ шулай атала да: “геном-мең доллар”.

"Нефть бетәр, халык картая һәм авырулар арта барыр"

– Бу технологияләр Русиягә килеп җитәрме?

– Гел нефть өлкәсенә генә акча кертеп, аны үстерсәк, әлбәттә, килеп җитмәячәк. Бу өлкәдәге компанияләрдән бераз кызыксыну булса, килеп җитә алыр. Белгечләр өчен яхшы эш шартлары булса. Мин рәхәтләнеп монда кайтыр идем, разработкалар белән шөгыльләнер идем, тик моның өчен яхшы лаборатория, эш шартлары, команда булуы кирәк.

– Русиягә килеп җитмәсә?

– Тагын бер 15 елдан дарулар сатып алырга, дәваланырга Европага йөрергә туры килмәгәе. Иң сәләтле һәм акыллы галимнәр һәм белгечләр дә шунда калачак.

– Русиядә мондый технологияләр булуы турында беләләрме?

Рөстәм Хөсәенов

Рөстәм Хөсәенов

– Татарстанда ул турыда ишеткәннәре бар – Ригада Сабантуй вакытында мәдәният министрлыгы вәкиле мин эшләгән синтетик биология юнәлеше хакында белүен әйтте. Мин бик гәҗәпләндем – минем өчен яхшы яңалык булды бу, чөнки мин Татарстанның бу өлкәдә киләчәге бар дип саныйм. Русиядә моның белән шөгыльәнүче булу-булмавын белмим, барлыгы турында ишеткәнем юк.

Кайчан да булса нефть бетәчәк. Хәзер иң уңай вакыт – нефтьтән акча әлегә кереп торганда, ул акчаларны яңа өлкәләргә тоту кирәк, бигрәк тә фармакология индустриясенә. Чөнки бөтен дөньяда фармакология нефтьтән кала иң табышлы бизнес. Татарстанга да, кара алтын запаслары саекканнан соң, алга таба нишләргә икәнен уйларга кирәк булачак. Нефтьтән кергән акчаны хәзер дару җитештерүгә һәм тулыландырыла торган энергия чыганаклары өлкәсен үстерүгә тотарга кирәк. Гарәп илләре шулай эшли, Сингапур, Америка. Татарстан бөтен Русиянең фарминдустриясендә әйдәп баручы ролен үти алыр иде. Безнең мондый тәҗрибә бар бит инде – шул ук “Электрон хакимиятне” алыйк – ул бит безнең республикада эшләтеп җибәрелде һәм сынау узды.

Бездә бик яхшы мөмкинлекләр бар. Көчле фәнни база – университетларны гына алыйк. КФУ яхшы заманча җиһазлар сатып алды. Татарстан һич икеләнмичә, Русиягә бәйсез рәвештә, белгечләрне җәлеп итеп, бу юнәлешне үстерә башлый ала. Бу яктан без бөтен Русиягә үрнәк була алабыз.

КФУ дөньяның иң яхшы 100 университеты арасына керергә җыена, әлегә без каядыр 600нче (QS рейтингында 551-600нче урында – ред.) Шуңа күрә уку йорты яңа җиһазлар сатып алды. Тик бу гына аз, бу җиһазларны эффектив кулланырга да кирәк!

"Русиягә, Татарстанга кайту әлегә мөмкин түгел"

– Якын арада Татарстанга кайту планнарың бармы?

– Яхшы тәкъдимнәр булса, ниндидер уртак инновацион проект, Татарстанга кирәклегемне аңласам, мин кайта да алам. Тик миңа яхшы лаборатория кирәк, Европада алган белемнәрем, тәҗрибәмне кулланырлык кызыклы эш кирәк.

– Яшь галимнәр Русиягә кайтырга ашкынып тормый – ни өчен икән?

– Русиягә кайту – үзеңне ниндидер ышанычсыз, уңайсыз шартларга кую, дияр идем мин. Монда әлегә фән турында уйламыйлар – нефть һәм башка сәнәгать алга сөрелә. Безнең илдә әлегә сату-алу принципларына корылган, фән беркемгә кирәк тугел. Татарстанга кайткач ачык сизәсең – монда белем дәрәҗәсе югары түгел, шуңа күрә бу мохитка кереп китә алмый торасың. Ни дә булса үзгәрсен өчен вакыт кирәк.

Яшь галимнәр ни өчен кайтмый – аларга үз белемнәре дәрәҗәсендәге кызыклы эш юк. Сер түгел, Европада фән бик югары бәяләнә, яхшы белем, белгечләр. Аларга һәрьяклап ярдәм итәләр, яхшы шартлар тудыралар, хезмәт юлында үсәргә булышалар.

Югары дәрәҗәдә белеме булган галимәрнең Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә кадере юк – бу бөтен ил күләмендәге проблема.

– Танышларыңның күпмесе чит илдә калды, күпмесе кире кайтты?

– Әле беркемнең дә кайтканы юк. Белгечкә Европада үзе кызыксындырган эшне табу җиңелрәк. Анда үсә аласың, мөмкинлекләр бар, киләчәгең бар. Русиягә кайту – киләчәгеңне куркыныч астына кую дияргә була. Алга таба ни буласын белмисең. Европада калсаң, ни көткәне ачык – эшлисең икән, син өй яисә фатир сатып аласың, әйбәт экологияле яхшы илдә тыныч кына яшәргә һәм эшләргә мөмкинлек бар.

– Ә танышларың кайсы илләрдә калды?

– Иң күбе – Америка. Англиядә, Франция, Германиядә калучылар бар.

– Миллилек, Ватанга хезмәт итәргә теләк, фәнгә бирелгәнлек – болар кире кайтырга этәргеч була алмыймы?

Рөстәм Хөсәенов

Рөстәм Хөсәенов

– Авыр сорау. Без Татарстанны сагынабыз, әлбәттә. Тик кайтып ни файда – фән белән примитив дәрәҗәдә шөгыльләнергә туры килсә, кызыксыну да, теләк тә суыначак. Ватанны ярату хисе белән генә булмый, галим кешегә кызыклы эш кирәк, бу безгә акчага караганда да мөһимрәк. Тагын да әһәмиятлерәк әйбер – кешеләргә булышу.

Мин эшли торган синтетик биология өлкәсе кыйммәтле даруларның бәясен төшереп, аны халык сатып алырлык итәргә булыша. Бик күп илләрдә халыкның бу даруларны сатып алырга хәленнән килми бит. Африкада, мәсәлән. Анда кеше кереме – көнгә 1 доллар. Дару алсынмы ул бу акчага, ашарынамы? Мин эшләгән юнәлешнең максатларыннан берсе – даруларны очсыз итү. Тик галим дә бит кеше, аларга да гаиләсен ашатырга кирәк.

"Татарстан укырга җибәрде дә, кайтып эшләр өчен шартлар тудырмады"

– Татарстанда сәләтле балаларны чит илдә укыту өчен “Алгарыш” программасы эшли. Укып бетергәннән соң, бу белгечләр кире кайтырга тиеш?

– Әйе, алар кайтырга тиеш.

– Бу программага нинди бәя бирер идең? Татарстан бу юл белән үзенә фәнни элита үстерә аламы?

– Тырышып карау әйбәт. Тик укырга бер-ике елга гына түгел, 3-4 елга җибәрергә кирәк. Аннары, укып бетергәннән соң, бу яшьләрне алган белемнәрен кулланырлык эш урыны белән каршы алырга тиешләр. Ә хәзергә бу юк. Яшьләр “Алгарыш” программасы белән укып кайталар да, белгечлекләре буенча эш таба алмый йөриләр.

– Кайталар икән, аларны Татарстанда бүген ни көтә?

– Күп дигәндә – укытучы эше.

– Бер карасаң, Татарстан Смарт Сити, Иннополис кебек масштаблы проектларны аякка бастыра – яшь белгечләр монда бик кирәк тә кебек. Аларны бу проектларга катнаштыру мөмкин булыр микән?

– Әйткәнемчә, бу проектларның дәрәҗәсе, җиһазландырылышы, проектка инвестицияләр булуы, эш шартларыннан тора. Болар барысы да яхшы итеп оештырылса, кайтучылар булыр, дип уйлыйм. Нинди шартлар, лабораторияләр булуы әлегә билгесез бит, шулай ук хезмәт хаклары күпме буласы да. Акчаны Европага карагнда азрак түләсәләр, әлбәттә, беркем дә кайтмас.

– Үзең кайтыр идеңме?

– Яхшы шартлар тәкъдим итсәләр, мин кайтыр идем.

Белешмә: Рөстәм Хөсәенов 1980 елда Казанда туган. 1998 елда Истанбулда Халыкара экология олимпиадасында икенче урынны яулаган. 1999 елда 2нче татар-төрек лицеен тәмамлаган. 2004 елда Истанбулның Босфор университетын тәмамлаган. 2013 елда Голландия Гронинген университетында биология фәннәре докторы исеме алган. 2013 елдан башлап Лондон Империя колледжында өлкән фәнни хезмәткәр. Халыкара конференцияләрдә катнашкан: “Биокатализ өчен аксым инженериясе” (Нидерланд, 2009), Химия һәм биология интерфейсы (Аскона, 2010), Синтетик биология буенча конференцияләр (Сан-Франциско (2011), Лондон (2013).

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG