Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәҗметдинов исемендәге шахмат фестивалендә татарлар катнашмады


Бәйге күренеше. Рената Байтимерова фотолары
Бәйге күренеше. Рената Байтимерова фотолары

Ленинград өлкәсенең Гатчина шәһәрендә танылган шахмат остасы Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Бөтенрусия шахмат фестивале узды. Гатчинага Татарстаннан беркем дә килмәде.

Рәшит Нәҗметдинов исеме дә шахмат тарихында данлы – ул шашка һәм шахмат буенча халыкара мастер, СССРның атказанган тренеры, биш тапкыр – Русия, өч мәртәбә СССР чемпионы. Рәшит Нәҗметдинов татар телендә чыккан бердәнбер шахмат дәреслеге авторы буларак та билгеле.

"Ярышны юкка гына монда уздырмыйбыз. Бу шәһәрдә беренче рус гроссмейстеры Михаил Чигорин туган, илдә иң беренчеләрдән булып ачылган шахмат клубы да монда эшли. Гатчинаны Русиянең шахмат тарихы башланган урын дип әйтергә тулы хакыбыз бар”, - дип сөйли фестивальне уйлап тапкан һәм аның продюсеры булган Динар Байтимеров.

Бәйге күренеше
Бәйге күренеше

“Фестиваль атаклы татар шахматчысының исемен һәм спорттагы мирасын популярлаштыру максаты белән оештырыла. Рәшит Нәҗметдинов исеме Гатчинада танылган, тик Петербур һәм Ленинград өлкәсенә чыксак, аны әле белеп бетермиләр. Безнең чара бу хәлне төзәтүгә дә хезмәт итә”, - ди Динар.

Оештыручылар әлеге турнир шахматны спорт төре буларак халыкка таратуга, шахматчыларның осталыгын арттыруга бер этәргеч булыр дип өметләнә. Моннан кала Рәшит Нәҗметдинов кебек танылган исемнәр аркылы Русиянең төрле төбәкләре арасында милләтара һәм иҗади бәйләнешләр дә ныгыр, татар халкының теле, тарихы, мәдәнияте белән кызыксынучылар саны да артыр дип ышана алар.

Киләчәктә Гатчина һәм Казан шәһәрләре, Ленинград өлкәсе һәм Татарстан арасында ярышларны ел саен уздырырга уйлыйлар. Гатчинада еллык “Рәшит Нәҗметдинов исемендәге мемориал” уздыра башлау да планлаштырыла.

Фестиваль “Дебют” шахмат клубында 10 октябрьдә ачылып, дүрт көн дәвам итте. Ярышларда ике дистә шәһәр һәм өлкәдән спорчылар катнашты, алар Петербур, Гатчина шәһәре һәм районы, Тосно һәм Тосно районы, Колпино, Волхов, Кингисепп и Кингисепп районы, Сланцев, Всеволожски районы, Омски, Ивангород, Луга, Воткински шәһәре (Удмуртия), Никольское, Алеховщина, Кемеров өлкәсе, Череповец, Кировски, Вологод өлкәсеннән килделәр.

Бәйге күренеше
Бәйге күренеше

Спортчылар тиз шахматлар буенча ачык-турнирда (уйнаучылар саны – 78) һәм блиц-турнирда (уйнаучыларның гомуми саны – 36) көч сынашты. Урыннар швейцар системасы буенча, бөтен уйналган турларда җыелган очколар санына карап билгеләнде. Нәтиҗәләр тигез булган очракта өстәмә күрсәткечләр исәпкә алынды.

Беренче алты урынга лаек булганнар мактау кәгазьләре белән һәм акчалата бүләкләнде. 1нче, 2нче, 3нче урыннарны алучыларга кубоклар һәм медальләр тапшырылды.

Фестиваль яшь буын шахмат осталарын әзерләү турында да кайгырта. Шуңа күрә аның кысаларында балалар өчен шахмат турниры да узды. Турнирда 7-14 яшьлек 25 бала катнашты. Алган урынына карамастан, яшь спортчыларның һәрберсе “татлы бүләк” алып китте.

Шулай да иң көчлеләр – беренче алты призлы урынга лаек булганнарны оештыручылар аерым бүләкләде. Динар Байтимеровтан аларга грамоталар, аудио һәм видео дисклар тапшырды, шулай ук балаларга Рәшит Нәҗметдинов язган уникаль шахмат дәреслеге дә бүләк ителде. Беренче өч призлы урын кубоклар һәм мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.

Тантаналы бүләк тапшырганнан соң балалар һәм өлкәннәр Динар Байтимеров белән бергә Куприн исемендәге китапханәгә Рәшит Нәҗметдинов турындагы документаль фильмны карарга бардылар. Алар шулай ук Нәҗметдинов белән уйнаган, легендар шахматчы белән шәхси аралашкан Нурислам Вәлиев белән дә очраштылар.

Фестиваль Бөтендөнья татар яшьләре форумында тәкъдим ителгән булса да, Татарстан республикасы спорт министрлыгында да, Бөтендөнья татар конгрессында да бу чара белән кызыксынмадылар. Гатчинага Татарстаннан беркем дә килмәде, татар шахматчысы исемен йөрткән Бөтенрусия фестивале татарлар һәм Татарстан катнашыннан башка узды.

Оештыручылар җинуче балалар белән. Арткы рәттә, уртада - Динар Байтимеров
Оештыручылар җинуче балалар белән. Арткы рәттә, уртада - Динар Байтимеров

XS
SM
MD
LG