Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Удмуртия игенчеләре солыдан зур уңыш җыйган


Илдус Фатыхов (у) аспирантлар белән
Илдус Фатыхов (у) аспирантлар белән

Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә алып барган эзләнү-тикшерү эшләренең нәтиҗәсе – быел "Улов" сортлы солыдан 38 центнер уңыш җыелган.

Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең агрономия факультеты үзенең 60 еллыгын тантана итте. 1954 елда СССРның Министрлар Советы карары нигезендә Мәскәүнең ат үрчетүчелек зоотехник институты Ижауга күчерелә һәм биредә авыл хуҗалыгы институты статусын ала. Нәкъ шул елда агрономия факультетына беренче студентларны кабул итәләр. Студентларга беренче елларда Мәскәүдән килгән дәрәҗәле галимнәр агрономия буенча белем бирә. Беренче елларда ук студентлар туфракны өйрәнүче галимнәр белән Удмуртиянең 130 мең гектар җирләрендә туфракны тикшерәләр. Киләчәктә югары уңыш алу буенча ул тикшеренүләр нигез була.

Агрономия факультетында милләттәшләребез дә белем алып, илебез кырларында зур уңыш алуда хезмәт итә, күпләре бүген академиядә фәнни эшләр алып бара. Шундыйлардан авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Илдус Фатыхов. Илдус әфәнде армиядә хезмәт итеп кайткач, 1973 елда авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аннан соң Пермь шәһәрендә аспирантура тәмамлап, 1983 елда Ижауга кайтып авыл хуҗалыгы институтының үсемлекләр кафедрасына эшкә урнаша.

Әйтергә кирәк, гомуми җир белеме һәм үсемлекләр кафедрасы Мәскәү зоотехник институты Ижауга күчерелгән елны – 1954 елда оештырыла. Илдус Фатыхов дәрәҗәле галимнәр Сократ Чаянов, Дмитрий Домрачев һәм башка фән белгечләрендә белем туплый. Тырыш, хезмәт сөючән, фәнни эзләнүләргә омтылучан яшь галим үзе дә алар югарылыгына күтәрелә - докторлык дәрәҗәсенә ирешә. Үсемлекләр кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Шул ук вакытта Илдус Фатыхов авыл хуҗалыгы академиясендәге фәнни мәктәпне дә җитәкли. Бу йөкне аңа 30 ел элек тапшыралар.

Институтны тәмлап, агроном һөнәренә ия булучылар билгеләнгән хуҗалыкларда эзләнү-тикшеренү эшләрен дәвам итә. Аеруча “Улов” дип аталган солы сортын үстерүдә зур уңышларга ирешәләр үсемлекләр кафедрасында. Быел Удмуртиянең Вавож районының Мичурин исемле хуҗалыгында бер гектардан 38 центнер уңыш җыялар. “Кафедрада эшли башлаган елда шушындый уңышка ирешү хыялда да юк иде - өч-дүрт центр уңыш алалар иде ул елларда”, дип сөйләде Фатыхов. “Бу - институт галимнәре һәм югары белем алып хуҗалыкларга кайтып, тикшеренү эшләрен дәвам итүче белгечләрнең нәтиҗәсе”, дип җиткерде авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, академиянең үсемлекләр кафедрасы җитәкчесе Илдус Фатыхов.

Агрономия факультетында татар кызлары белем алып, хәзер фәнни эшләрен дәвам итә. Илмира Вафина инде кандидатлык дәрәҗәсенә ирешкән. Рапс культурасыннан югары уңыш алу ысулларын өйрәнә.

Сөмбел Мортазина да Алабугада югары белем алып, Ижау авыл хуҗалыгы академиясенә аспирантурага укырга керә. Ул да рапс культурасы белән кызыксына. Әлеге культураның киләчәге зур дигән фикердә Сөмбел.

Академиядә агрономия факультеты ачылуына 60 ел тулу уңаеннан фәнни конференция булып узды. Төрле региннарда бөртеклеләрдән югары уңыш алу буенча ачышлары хакында уртаклаштылар фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнүчеләр. Аспирант Алсу Кубашева сүзләренчә, регионнарда һава торышы төрле, шуңа уңышлар да төрле.

Әлеге конференциядә тагын бер бик мөһим вазгыятькә игътибар ителде. Русиягә карата Европа тарафыннан санкцияләр кабул ителгәч, авыл хуҗалыгы академиясе галимнәре үз тәкъдимнәрен кертте. Удмуртия җирендә җитештерелгән солы, җитеннән төрле ризыклар әзерләү мөмкин. Терлекчелек продукциясе дә җитәрлек. Аеруча җитенгә зур урын бирелә – орлыктан башка, җитеннән кеше организымына файдалы май, киемнәр тегү өчен тукыма җитештерү мөмкин. Шулай ук солының да кеше организымына кирәкле бай матдәләр булуын исәпкә алып, аңа да зур игътибар бирергә кирәклеген җиткерде Илдус Фатыхов. Удмуртиядә җитештерелгән азык-телек республика халкына гына түгел, безнең күршеләргә дә җитәрлек дигән фикердә Илдус Фатыхов.

XS
SM
MD
LG