Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер евро 53 сум булды


Петербур, 2014 елның сентябре
Петербур, 2014 елның сентябре

Мәскәү кыйммәтле кәгазьләр базарында бер евро бәясе 53 сумга, доллар 41 сум 92 тиенгә менде.

Халыкара Standard & Poor’s (S&P) агентлыгы Русиянең рейтингын төшерүе сәбәпле доллар тагын да кыйбатланачак, дигән фараз бар.

Русиянең рейтингын Moody's агентлыгы да төшерде. Агентлык моны Украина кризисының дәвам итүе, халыкара санкцияЛәрнең артуы, Русия бизнесларының чит илләрдә кредит ала алмаулары, капиталның илдән китүе һәм нефтькә бәяләрнең кимүе белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG