Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия соңгы тапкыр сәгать күчерә


Аннексиягә кадәр Акъяр белән Мәскәү арасында ике сәгать вакыт аермасы бар иде
Аннексиягә кадәр Акъяр белән Мәскәү арасында ике сәгать вакыт аермасы бар иде

Якшәмбегә каршы төндә Русия кышкы вакытка күчәчәк. "Сәгать күчерү" турындагы канун нигезендә бу соңгы күчеш булачак. Яз көне Русия дөньяның башка бик күп иле кебек "җәйге вакытка" күчмәячәк.

Якшәмбе көнне сәгать күчкәч Русиядә тугыз вакыт зонасы урынына 11 булачак. 52 төбәк, шул санда Кырым һәм Акъярда Мәскәү вакыты булачак.

Кышкы вакытка күчүне 201 елда ул чактагы президент Дмитрий Медведев бетергән иде. Аның бу карарын 2014 елның июнендә гамәлдән чыгардылар.

XS
SM
MD
LG